+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 июнь 2020, 18:32

Чисталыкны һәркем булдыра

Районда төзекләндерү эшләре дәвам итә. Һәр пәнҗешәмбе көнне бакалылар - предприятие, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар, район халкы үз территорияләрендә санитар эшләргә чыгалар, шулай ук үзләренә беркетелгән участокларны тәртипкә китерәләр. Авыл биләмәләрендә дә территорияләрне актив төзекләндерәләр.

Бу көннәрдә эш, нигездә, чүп үләннәрен чабудан, клумбаларны утау, чүп-чар җыю һәм чыгару, коймаларны ремонтлау һәм буяу, чишмәләрне, буаларны чистарту, чүп контейнерлары өчен мәйданчыкларны, шулай ук зиратларны төзекләндерүдән гыйбарәт.
Зиратларны төзекләндерү буенча масштаблы эш Хәтер һәм хөрмәт көнендә башкарылды. Эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, ул бу елның 6 июнендә узды. Хәтер көне кысаларында авыл халкы авыл биләмәләре хакимияте, бюджет хезмәткәрләре белән берлектә коймалар ремонтладылар, зират капкаларын буядылар, үлән чапты, карт агачларны кисте, чүп-чар түктеләр. Шулай ук волонтерлар көче белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары каберләрен чистарту эше оештырылды. Билгеле булганча, 2020 ел Русия Федерациясе Президенты В.В.Путин тарафыннан Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде.
Районда чисталык көннәре - ул бер генә тапкыр була торган акция түгел. Бакалылар, җыештырган урында түгел, чүпләмәгән урында чиста дигән әйтемгә таянып, авылларны даими төзекләндерәләр.
Читайте нас: