+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 июнь 2020, 11:21

Ана капиталын куллануга банклар белән килешүләр

Русия Пенсия фонды һәм кредит оешмалары, гаиләләр ана капиталын турыдан-туры банклар аша торак шартларын яхшыртуга куллана алсын өчен, мәгълүмат алмашу турында килешүләр төзи.

Башкортстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе дүрт банк: Саклык банкы, ВТБ Банкы, «ФК Открытие» һәм «Россельхозбанк» белән килешүләргә кул куйды. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләрнең торак сатып алуга яки төзүгә кредитларны турыдан-туры шушы банклар аша түләү өчен ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза бирү мөмкинлеге бар. Әлеге килешүләргә кул кую ике - Пенсия фондына һәм банкка - мөрәҗәгать итү урынына банкка гына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирде, бер үк вакытта гаилә, кредит рәсмиләштереп, ипотека кредитын түләүгә яки беренчел взносны түләүгә гариза бирә ала.
Гаризалар һәм кирәкле документларны банклар Русия Пенсия фондының территориаль органнарына электрон каналлар буенча тапшыра, бу ана капиталы белән эш итүне тизләтергә мөмкинлек бирә.
Башкортстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләренчә, статистика буенча кредит һәм заем акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту ана капиталы программасының иң кирәкле юнәлеше булып тора. Башкортстан Республикасында 2019 елда республиканың 16714 гаиләсе ана капиталы средстволары белән ипотека түләде. Бу максатларга аларга 7,4 млрд сум бүлеп бирелде.
РУСИЯ ПЕНСИЯ ФОНДЫНЫҢ МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ.
Читайте нас: