+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 июнь 2020, 12:26

Һөнәргә тугры

Район дәваханәсе коллективының урта медицина персоналы арасында һөнәргә берничә дистә ел гомерен багышлаучылар күп. Бу, һичшиксез, күп нәрсә турында сөйли. Барыннан да элек, кешеләрнең һөнәргә йөрәк кушуы буенча килүе һәм аңа тугры калулары турында. Шуларның берсе - Иске Корыч врачлык амбулаториясенең участок шәфкать туташы Нуретдинова Фәйрүзә Хәмитовна.

Ул зур булмаган Яңа Корыч авылында Хәмит һәм Тәрҗимә Газизовлар гаиләсендә туа. Яңа Корыч мәктәбенең сигезенче сыйныфыннан соң Уфа медицина училищесына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1983 елда туган районына кайта һәм хезмәт эшчәнлеген Камай ФАПында башлый. Аннан соң җиде ел Иске Корыч балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли, профилактик, дәвалау-савыктыру эшләре белән шөгыльләнә, авыл балаларының сәламәтлеген саклый һәм ныгыта.
- 1992 елда дәваханә җитәкчелеге, тәҗрибәсен, эш стажын, белемен, актив тормыш позициясен һәм җаваплылыгын исәпкә алып, аны Иске Корыч участок дәваханәсенең патронаж шәфкать туташы вазыйфасына билгели. Бу вазыйфада да хезмәттәшебез үзен белемле һәм компетентлы, үз эшен җентекле белүче буларак күрсәтте. Хәзер 15 елдан артык Фәйрүзә Хәмитовна гомуми практика табибәсе Ф.М. Сунаргулованың участок шәфкать туташы булып эшли. Ул үз вазыйфаларын бик яхшы башкара, болар - табибка кадәр беренче медицина ярдәме күрсәтү, авыруларны кабул итү, медицина тикшерүе, диспансерлаштыру, прививкалар, авыруларны өйләренә барып карау, документлар тутыру, шулай ук ФАПларга бару, күп кенә авыруларны профилактикалау максатыннан санитария-агарту эшләре. Ф.Х.Нуретдинова үз участогында һәр авыруны белә, пациентлар һәм хезмәттәшләре белән аралашуда һәрвакыт ачык йөзле, игътибарлы, шуның өчен Фәйрүзә Хәмитовнаны туган авылында гына түгел, якын-тирә авылларда да хөрмәт итәләр. Хезмәттәшебез БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, республика оештырылуның 100 еллыгына медаль белән бүләкләнде.
Гаиләдә ул яраткан хатын, әни һәм ике онык өчен хәстәрлекле әби. Тормыш иптәше Илмир Абугалиевич белән уллары Илнур һәм Илдусны тәрбияләп үстерделәр. Алар икесе дә югары педагогик белем алдылар, гаилә кордылар, уллар үстерәләр. Нуретдиновлар - авылда хөрмәтле гаилә, алар бер-берсенә терәк, тырыш, оста, ачык күңеллеләр. Алар кебек кешеләрдән эштә дә, көнкүрештә дә үрнәк алырга була.
Читайте нас: