38нче аяк үлчәмле хатын-кызларның, статистика буенча, иң озак яшәүчеләр булуы ачыкланган. Алар 84 яшькә җитә ала икән.
Ир-егетләр арасында 42нче үлчәм ияләренә озын гомер вәгъдә итә белгечләр.
35нче үлчәмле аяк киеме киюче хатын-кызлар гадәттә 69 яшькә җитә алмый икән. Ләкин үтсәләр, озак яшиләр.
Ир-егетләрнең 38нче һәм 45нче үлчәмле аяк киеме киючеләре чагыштырмача аз яши, дип билгеләнә.
Иң мөһиме – гомер озынлыгының сәламәтлеккә, эмоциональ халәткә, тормыш рәвешенә бәйле икәнен онытмаска кирәк. Боларны исәк алганда, аяк үлчәменә карап тормыйча, 100 яшькә дә җитәргә мөмкин.