+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 июнь 2020, 15:51

Әни әни булып кала...

Күмертаудан ерак түгел Шәбагыш авылындагы бакча участокларының берсендә гадәти булмаган вакыйга була.

Ана керпе, үләчәген сизенеп булса кирәк, яңа туган балаларын үзе дә бала имезүче песи янына алып килгән. Песи аларны кабул итә, ә ана керпе соңрак үлә.

Керпеләр һәм песиләр шунда ук дуслашкан, ана песи, аларның күп булуына карамастан, керпе балаларын үзенекеләрдәй кабул иткән, караган. Соңрак алар үсеп, таралышып беткән, тик кайвакыт участокка үзләренең йонлач әниләрен күрергә киләләр икән.
Фото: bashinform.ru
Источник: ИА «Башинформ»
Читайте нас: