+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 июль 2020, 12:40

Эшен һәм гаиләсен ярата

Эшен һәм гаиләсен ярата

Бүген бухгалтерия хезмәткәренә иң җитди таләпләр куела: ул бухгалтерлык исәбе нигезләрен, законнарны белүче, күп мәгълүмат, махсус компьютер программалары белән эшли алган һөнәрмәнд булырга тиеш.
Гыйзамова Зөлфия Шәрифгалиевна барлык шушы сыйфатларга ия. Аның хезмәт эшчәнлеге 36 ел элек Бакалы район финанс бүлегенең дәүләт керемнәре инспекциясе начальнигы вазыйфасыннан башлана. 20 елдан артык салым инспекциясендә, кадастр палатасында эшли. Соңгы сигез елда авыл хуҗалыгы идарәсенең өлкән бухгалтер-ревизоры булып хезмәт куя.
Зөлфия Шәрифгалиевна өчен бухгалтерлык исәп-хисаплары - аның бөтен гомере, ул үз эшен белә һәм ярата. Бүген З.Ш.Гыйзамова - икътисад өлкәсе, бухгалтерлык исәбе, салым һәм эшләр башкару буенча тирән белемле югары квалификацияле белгеч. Үзенә ышанып тапшырылган бүлекчәне оста җитәкли, учреждениенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге бухгалтерлык исәбен вакытында оештыра, документларны рәсмиләштерүнең законлылыгын һәм дөреслеген тәэмин итә, эчке һәм тышкы кулланучыларга кирәкле бухгалтерлык мәгълүматын бирә.
З.Ш.Гыйзамованың һөнәрмәндлеге һәм осталыгы учреждениенең барлык дәүләт структуралары, шул исәптән БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы алдында отчет бирү процессының югары нәтиҗәлелегенә ирешү мөмкинлеген бирде. Ул бухгалтерлык хезмәтенең җайга салынган эшенә, финанс дисциплинаны ныгытуга иреште.
Зөлфия Шәрифгалиевна авыл хуҗалыгы предприя-тиеләренең бухгалтерлык хезмәтләрен оста координацияли, аларга финанс отчетлар төзүдә методик ярдәм күрсәтә. Хисап эшен грамоталы оештыру нәтиҗәсендә район хуҗалыкларының бюджет һәм бюджеттан тыш фондлар алдында, шулай ук хезмәт хакы буенча бурычлары юк.
Хезмәттәшебез даими рәвештә һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшли, профильле семинарларда һәм конференцияләрдә даими катнаша, алар ярдәмендә өстәмә күнекмәләр ала, гамәлдәге законнардагы үзгәрешләрне күзәтеп тора, бу аңа нәтиҗәле һәм уйланылган карарлар кабул итәргә ярдәмләшә. Ул яшьләрнең остазы, коллективның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Хезмәттәшләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, район активы арасында зур ихтирамга лаек. Намуслы хезмәте өчен Зөлфия Шәрифгалиевна берничә тапкыр район ха???????, ???? ???????? ???????кимияте, авыл хуҗалыгы идарәсенең, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Хезмәттәшебез ачык күңелле кеше, яхшы әңгәмәдәш тә, аның белән киңәшләшергә, күңел түрендәгеләр белән уртаклашырга була.
Яшәү мәгънәсе эшкә генә кайтып калмый. Зөлфия Шәрифгалиевна яхшы хуҗабикә дә. Аның тату гаиләсе, өч баласы бар. Тормыш иптәше Газинур Фаязович - ышанычлы тылы һәм терәге, уллары Зөфәр белән Илдар, кызлары Әлфия өчен үрнәк. Балалары һәм оныклары - аларның тормышларында аерым горурлык һәм шатлык.
Һәр көн сөенеп барган эшең, эштән соң шатланып кайткан яраткан гаиләң булу бәхет түгелмени?!
Рәмзилә Рамазанова,
район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлегенең кадрлар буенча әйдәүче инспекторы.
Читайте нас: