+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 июль 2020, 12:42

Тәҗрибәле хәзерләүче

Тәҗрибәле хәзерләүче

Бүген кулланучылар кооперация-сенең аерым игътибарында - хәзерләү эшчәнлеге. Бу өлкәдә бездә штаттагы ике хәзерләүче, бер склад мөдире эшли, дару-техник чимал склады, яшелчә саклагыч, тире чималы склады бар. Узган ел хәзерләү әйләнеше 85,7 млн сум тәшкил итте. Күләмнәр буенча беренче урында - ит сатып алу, ул 2019 елда - 165,9 тонна, бәрәңге - 361 ц, йон - 40 ц, дару үләннәре чималы - 8013 кг, яшелчә 1500 ц тәшкил итте. Мондый уңышларга бу өлкә хезмәткәрләренең намуслы эше нәтиҗәсендә ирешелде.
Хәзерләү эшчәнлегендә Рафаил Әгъләмович Хәйртдинов озак еллар хезмәт куя. Ул кулланучылар кооперациясе системасында 1981 елдан эшли.
Рафаил Әгъләмович – һөнәрмәнд, үз эшен зур кызыксыну һәм теләк белән башкара. Ул авылларга бару өчен вакытын кызганмый, халыктан икенчел чимал, дару үләннәре, тире һ.б. сатып ала. Санап үтелгәннәрдән аеруча тире чималына ихтыяҗ зур. Чөнки күп кенә авыл халкы мал-туар асрый, чалынган малның тиресе дә табыш китерергә тиеш. Шулай ук сарык йоны, макулатура, пыяла, полиэтилен, ПЭТ-шешәләр, пластмасса кебек икенчел чимал өстенлек итә. Складның чимал белән тулы булуы хәзерләүченең үз эшенә аерым җаваплылык белән каравы турында сөйли. Ул үзе дә эшне оста оештыра һәм магазин мөдирләрен дә чимал сатып алуга җәлеп итә. Мостафа, Иске Балыклы, Тактагул, Иске Корыч, Яңа һәм Иске Маты, шулай ук халык белән актив эш алып баручы башка авыл магазиннары сатучылары турында уңай фикердә.
Үз эшенең мөһим өлеше дип дару үләннәре чималын хәзерләүне саный. Кулланучылар җәмгыяте магазиннары киштәләрендәге кара миләш, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, үләннәр, яшелчә, себеркеләр һәм башка бик күпләр - шулай ук хәзерләүченең эше.
Р.Ә.Хәйртдинов намуслы хезмәте өчен «Бакалы» кулланучылар җәмгыяте, Башпотребсоюз һәм Үзәк кулланучылар кооперациясе берлегенең Мактау грамоталары белән берничә тапкыр бүләкләнде. Без аңа киләчәктә дә хәзерләүләр өлкәсендә нәтиҗәле эш алып баруын телибез.
Индира Солтанова,
кадрлар буенча белгеч.
Читайте нас: