+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 июль 2020, 12:01

Аграр колледжда стела

16,5 меңнән артык бакалылы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбеннән (ул елларда безнең колледж шулай аталган), бронь бирелүгә карамастан, педагоглар һәм курсантлар да сугышка китә.

Кеше хәтере аның шәхси тормышына үзгәрешләр керткән, бигрәк тә бөтен ил язмышына йогынты ясаган вакыйгаларны кадерләп саклый. Һичшиксез, совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе шундый вакыйга булып тора. Һәр русияле корал тотып яшәү хокукын саклаган, дошман явына каршы торган буынга чын күңелдән рәхмәтле.
16,5 меңнән артык бакалылы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбеннән (ул елларда безнең колледж шулай аталган), бронь бирелүгә карамастан, педагоглар һәм курсантлар да сугышка китә.
Җиңүнең 75 еллыгы, шулай ук безнең уку йортына нигез салынуның 85 еллыгы уңаеннан колледж коллективы көче белән Бөек Ватан сугышында катнашкан хезмәткәрләрнең, укытучыларның исемнәре язылган истәлек стеласы булдырылды. Егерме дүрт язмышлы егерме дүрт фамилия, егерме дүрт кеше... Аларның һәркайсын Герой дип атарга була!
Сугыш ветераннарына багышланган һәйкәлләр - шул вакыйгаларда катнашучылар буынына хөрмәт һәм рәхмәт белдерү ул.
Стела ачылуга багышланган митингта Бакалы районының хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Р.Ә.Шаригин чыгыш ясады. Ул һәр сугыш фаҗигагә, югалтуларга һәм хәсрәткә китерә, дип ассызыклады. Радик Әүхәтович башка беркайчан да сугышлар булмас дигән өметен белдерде, барысына да тыныч күк йөзе теләде. Колледж дирекциясе вәкиле, директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары И.Ф. Нуртдинов Башкорт аграр технология колледжының Бакалы филиалы коллективы тәрбия эшенә күп көч һәм игътибар бирә, дип билгеләде.
Район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Г.Ф. Хәкимова, ата-бабаларны онытмау үсеп килүче яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең мөһим өлеше булып торуын ассызыклады. Филиалның ветераннар советы рәисе В.А. Спирин стела янында тантаналы чаралар үткәрү традициясен кертергә тәкъдимен ясады.
Стеланы Башкорт аграр технологик колледжның Бакалы филиалы мөдире С.Ш.Хәсәнов һәм производствога өйрәтү остасы И. Н. Насыйпов үз куллары белән ясадылар. Һәйкәл проектын эшләүдә В.А Спирин катнашты.
Салават Шәйхимамович Хәсәнов үз чыгышында стела урнаштыруда ярдәм итүчеләргә: «Жилстрой» җәмгыяте директоры Р.М.Әлмөхәммәтовка, шәхси эшкуарлар Р.Р.Сөләймановка һәм З.М.Гайсинга (фотосалон), Бакалфы юл төзү-ремонтлау идарәсе начальнигы В. В. Тихоновка, филиал коллективына рәхмәт белдерде.
Безнең белем бирү оешмасы 85 елдан артык шәһәрләрдә дә, авыл җирендә дә эшли алучы белгечләр әзерли.
Елена НУРГАЛИЕВА,
Башкорт аграр технологик колледжның
Бакалы филиалы укытучысы.
Читайте нас: