+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 июль 2020, 12:41

Гаилә клубында очрашу

Гаилә хезмәтендә онлайн-форматта гаилә клубының чираттагы очрашуы узды. Чараның темасы «Хәвефсез җәй». Көн тәртибендә - җәйге чорда балаларның физик сәламәтлеген саклау һәм психологик уңайлылык тудыру максатыннан профилактика һәм балалар хәвефсезлеге, өлкәннәр тарафыннан балаларга ялы өчен уңай шартлар тудыру.

- Очрашуга Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция өлкән лейтенанты В.П. Лаврентьев чакырылган иде, - дип билгели гаиләләр белән эшләү буенча белгеч Әлфия АЗИНА. - Владимир Павлович 2020 елда юл-транспорт һәлакәтләренә китергән сәбәпләргә җентекләп тукталды, ЮХХДИ хезмәткәрләренең мәктәпкәчә учреждение-ләрдә һәм мәктәпләрдә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту максатыннан үткәргән чаралары, балалар өчен хәвефсезлек кәнәфиен мәҗбүри файдалану кирәклеге турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, ата-аналар балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен тулы җаваплылык тоталар.
Гаилә хезмәте белгечләре ата-аналарга балалар-ның ялын оештыру кагый-дәләре һәм шартлары турында искә төшерделәр, шулай ук әти һәм әниләрнең сорауларына җавап бирделәр. Очрашу азагында «Суда хәвефсезлек әлифбасы» дигән буклет тараттылар.
Читайте нас: