+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 июль 2020, 10:39

Сочниклар рецепты

Камыр өчен кирәк:

Камыр өчен кирәк:
маргарин - 70 гр (бүлмә температурасындагы);
кибет каймагы - 4 аш кашыгы;
шикәр комы - 0,5 ст;
разрыхлитель - 1 чәй кашыгы;
йомырка - 1 шт;
он
Шушылардан йомшак, кулга ябышмаслык камыр ясарга һәм 10 минутка ял итәргә калдырырга

Ул арада эчлек әзерләргә. Эчлек өчен кирәк:
эремчек - 200 гр;
шикәр комы - 0,5 ст;
кибет каймагы - 1 аш кашыгы;
йомырка - 1 шт;
он - 1 аш кашыгы;
манный ярмасы - 1 аш кашыгы

Камырны 1 см юкалыкта җәеп, түгәрәкләр кисәргә һәм шул түгәрәкнең ярты ягына эчлекне салып, икегә бөкләргә. Таба өстенә пергамент кәгазь куеп, сочникларны шунда тезәргә. Табаны майламаска!

Рецепт авторы @instakondelek.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: