+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 июль 2020, 11:27

Адреслар буенча ашыга

Почтальон һөнәре һәрвакыт кирәкле һәм мөһим. Бүген дә, югары технологияләр гасырына карамастан, гәзит - журналларны һәр йортта түземсезлек белән көтәләр. Тышта кармы, яңгырмы, почтальон һәрвакыт адреслар буенча ашыга.

Почтальон һөнәре һәрвакыт кирәкле һәм мөһим. Бүген дә, югары технологияләр гасырына карамастан, гәзит - журналларны һәр йортта түземсезлек белән көтәләр. Тышта кармы, яңгырмы, почтальон һәрвакыт адреслар буенча ашыга.

Галина Михайловна Степанова - Бакалы авылы почта элемтәсе бүлекчәсе почтальоны, бу вазыйфада сигезенче ел эшли. Аның эш көне сортировкалау бүлегендә башлана, анда барлык корреспонденция тикшерелә, адреслары, фамилияләре аныклана. Аннары, барлык басмаларны сумкага салып, ул адресатлар буенча китә. Аның участогы - Ленин, Советская, Кызыл партизаннар, Октябрьская, Мәктәп, Ворошилов, Аксаков урамнары һәм башкалар. Көн буена 10 чакрымнан артык ара җыела, шулай итеп, дүшәмбедән җомгага кадәр көн саен.
- Хат ташучы күп кенә бакалылар белән таныш, күпләрне исем-фамилияләре белән белә, - дип билгели Бакалы авылы почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Рәвилә Садрыева. - Район үзәгендә яшәүчеләр дә үз пачтольоннарын таныйлар, һәрвакыт вакытында килер, үз эшен намус белән һәм пөхтә башкарыр дип ышаналар.
Галина Михайловна элегрәк халык вакытлы матбугатны күбрәк алдыра иде, дип искә ала. Һәр йортка 5-6 данә гәзит-журнал, шулай ук хатлар һәм башка корреспонденция килә иде. Хәзер бераз башкача. Кешеләр күбрәк телефон, Интернет, Ватсапп аша аралаша, хатлар язмый диярлек. Шулай да хат ташучыны яраткан гәзит-журналларын уку өчен һәр көн көтеп алалар.
Әлбәттә, эш җиңел түгел. Әмма Галина үз эшен ярата, почтальон хезмәтенең авыл халкына бик кирәкле булуын белә. Почта элемтәсе бүлеге коллективы исеменнән Г.М.Степанованы, ә аның йөзендә барлык почта бүлекчәләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Бәхет, сәламәтлек, иминлек телим!


Читайте нас: