+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 июль 2020, 11:35

Мəхəббəт һəм тугрылык өчен

Ел саен 8 июльдə, Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көнендə, гаилə тарихы озын булган гаилə парларына бөтен Русия буенча «Мəхəббəт һəм тугрылык өчен» медальлəре тапшырыла. Безнең районда быел бу олы бүлəккə Бакалыда яшəүче Раят Фəвəрисович һəм Гөлсинə Гыйлмегаяновна Гəрəевлар гаилəсе лаек булды. Бүлəклəү тантанасы Балалар иҗат йортында узды.

Ел саен 8 июльдə, Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көнендə, гаилə тарихы озын булган гаилə парларына бөтен Русия буенча «Мəхəббəт һəм тугрылык өчен» медальлəре тапшырыла. Безнең районда быел бу олы бүлəккə Бакалыда яшəүче Раят Фəвəрисович һəм Гөлсинə Гыйлмегаяновна Гəрəевлар гаилəсе лаек булды. Бүлəклəү тантанасы Балалар иҗат йортында узды.
Тантана сəбəпчелəрен котларга һəм медаль тапшырырга район хакимиятенең муниципаль хезмəт һəм кадрлар эше бүлеге начальнигы Г.Ф.Хакимова, коллегалары, туганнары, якыннары килде. Гаилəне котлап, Гөлнара Фəритовна, əлеге медаль бөтенрусия дəрəҗəсендəге иҗтимагый бүлəк булуын һəм 25 елдан да ким булмаган вакыт элек никахларын теркəгəн, гражданнар арасында ныклык, үзара мəхəббəт һəм тугрылыкка нигезлəнгəн гаилəлəре белəн үрнəк булган, шулай ук уртак хезмəт нəтиҗəсендə җитеш тормышта яшəүче, балаларын җəмгыятьнең лаеклы əгъзалары итеп тəрбиялəгəн ир белəн хатынны бүлəклилəр, дип билгелəп үтте. «Сезнең гаилə - хезмəт сөючəнлек, зирəклек, үзара хөрмəт һəм мəхəббəт үрнəге, һəм бу бүлəккə хаклы рəвештə лаек», - диде ул.
Ирле-хатынлы Гəрəевлар хезмəт биографиялəрен туган район белəн бəйлилəр. Гаилə башлыгы, Раят Фəвəрисович, Караганда шəһəрендə туа. Медицина институтын тəмамлаганнан соң, 1986 елда Бакалы районы үзəк дəваханəсендə хезмəт эшчəнлеген башлый, бүген дə монда терапия бүлеге мөдире, табиб-терапевт булып эшли. Сайлаган изге һөнəренə гомере буе тугры. Сəламəтлек саклау системасында озак еллар нəтиҗəле хезмəте өчен «Башкортстан Республикасы Сəламəтлек саклау отличнигы» күкрəк билгесе, Русия Федерациясе Сəламəтлек саклау һəм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы, «Русия Федерациясе Сəламəтлек саклау отличнигы» күкрəк билгесе белəн бүлəклəнгəн. «Терапия» белгечлеге буенча югары квалификация категориясенə ия.
Хатыны Гөлсинə Гыйлмегаяновна 30 елга якын гомерен кулланучылар кооперациясе системасына багышлады. «Бакалы» кулланучылар җəмгыяте коллективында намуслы кассир-бухгалтерны итəлəр һəм югары бəялилəр. Ул күп тапкырлар хакимиятенең, «Бакалы» һəм «Икмəк комбинаты» җитештерү берлəшмəлəренең Мактау грамоталары, «Русия кулланучылар кооперациясендə намуслы хезмəте өчен» күкрəк билгесе белəн бүлəклəнгəн.
Ир һəм хатын 40 елдан артык бəхетле гомер кичерəлəр, өч ул - Илдар, Динар һəм Дамирны тəрбиялəп үстергəннəр. Балалары яхшы кешелəр булып үскəннəр, эшлилəр. Җиде оныклары сөендерə.
Бу көнне шулай ук Виктор Леонидович һəм Светлана Геннадьевна Викторовларның күпбалалы гаилəсен дə хөрмəтлəделəр. Викторовларны туган Иске Шарашлы авылында гына түгел, районда да белəлəр һəм хөрмəт итəлəр. Гаилə үзенең кунакчыллыгы, хəйриячелеге, иҗтимагый активлыгы белəн бөтен тирə-юньгə дан тота. Алар - балалар бакчасында, мəктəптə, авылда, районда, хəтта республикада үткəрелə торган барлык чараларда актив катнашучылар. Күптəн түгел «Ел гаилəсе» Бөтенрусия конкурсының республика этабында «Күпбалалы гаилə» номинациясендə җиңүчелəр булды.
Хезмəт сөючəн, максатчан, һəрвакыт эштə, хəрəкəттə булган əти-əни җиде баланы да шулай тəрбияли. Виктор Леонидович төзүче булып эшли,
Светлана Геннадьевна - Бакалыдагы 2нче мəктəптə укытучы, вожатая. Эш урыннары мəшəкатьле булуга карамастан, гаилə берничə йорт яны участогы тота, анда бəрəңге, кабак һəм терлек азыгына чөгендер үстерəлəр. Барлык эшлəрне дə тату гаилə командасы үзе башкара.
Викторовлар яраткан шөгыльлəре өчен дə - спорт, үзешчəн сəнгать, кулинария, балык тоту, җилəк-җимеш, гөмбəлəр җыю һəм башка бик күплəргə вакыт табалар. Гаилə əгъзаларының барысы да кече ватан тарихын хөрмəт итəлəр, ата-бабалары белəн горурланалар, бергəлəп тикшеренү эшлəре алып баралар, очрашу кичəлəре оештыралар, авыл һəм район дəрəҗəсендə гаилə бəйрəмнəре, кич утырулар үткəрəлəр, нəсел шəҗəрəсен өйрəнəлəр. Күп еллар үз йортлары янында күрше-күлəн өчен «Киң масленица», «Кышны озату» бəйрəмнəрен үткəрəлəр, уеннар, күңел ачулар, тамашалар, концертлар оештыралар. Əйлəнə-тирə дөньяны танып белү һəм сəламəтлəндерү максатыннан балаларның ялын оештыруга зур игътибар бирəлəр.
Бəйрəм бик матур узды, чын мəгънəсендə гаилə бəйрəме булды. Тантана сəбəпчелəрен мəдəният хезмəткəрлəре Лиана Тимофеева, Рəмилə Мусакаева, Данил Васильев, шулай ук туганнары, хезмəттəшлəре, дуслары котлады. Чараны район үзəк китапханəсе китапханəчесе Алена Санникова алып барды.
Читайте нас: