+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 июль 2020, 19:04

Талантлы остаз

Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы исеменә лаек булган Вәсилә Әүдәховна Гәрәева шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгели. 55 ел гомер үтелгән, шуның 30 елдан артыгы балалар тәрбияләүгә, укытуга багышланган

В.Ә.Гәрәева хезмәт юлын Килкабыз мәктәбендә башлый. Хезмәт сөючән, акыллы, ягымлы укытучы тиз арада мәктәп коллективы, атааналар һәм авыл халкы арасында хөрмәт яулый. Вәсилә Әүдәховна балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирә, телнең сихри мөмкинлекләреннән файдаланып, укучылар йөрәгенә матурлык орлыклары чәчә. Мәктәп аны үзенең бетмәс мәшәкатьләре белән бөтереп ала: иҗади дәресләр, дәрестән тыш чаралар, түгәрәкләр, санап бетергесез җәмәгать эшләре. Сайлаган һөнәренә тугрылык аңа бар авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә. Ул нинди генә эшкә тотынса да,
үрнәкле итеп башкара. Укучыларны үз баласы кебек ярата.
Балалар һәрвакыт аның дәресенә шатланып йөриләр. Ул аларны киләчәктә тормыш юлын дөрес сайларга, татулыкка, бердәмлеккә, кешелекле булырга
өйрәтә. Һәр дәресендә укучыларга ана теленең сафлыгын, бөеклеген, кирәклеген аңлата. Укучылары да югары уңышларга ирештеләр. Район, республика күләмендә алган призлы урыннар, бик күп мактау кәгазьләре – болар барысы да тынгысыз хезмәт, йокысыз төннәр, тырышлык нәтиҗәсе.
Тормыш иптәше Фәнил Миңлегалиевич белән үткән гомер юллары да һәркемгә үрнәк, хөрмәткә лаек. Үз куллары белән матур итеп төзелгән, бар уңайлыклары булган, бөтен тирә-якка нур чәчеп торган йортта гомер кичерәләр. Күп итеп мал, кош-корт асрыйлар. Аларның оста куллары белән утыртылган бакчада нинди генә агач, җиләк-җимеш юк! Ишегалды - гөлләр иле. Бар җирдә тәртип, чисталык хакимлек итә. Балалары Алина белән Ирек тә әти-әниләре кебек ачык йөзле, ихтирамлы, тырышлар. Аларны олы тормыш юлына бастырып, матур итеп туйлар ясап, 4 онык сөеп яши Вәсилә һәм Фәнил Гәрәевләр. Тормышны яратып, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкару балаларына һәм оныкларына да күчә бара. Югары уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә кызлары Алина Бакалыда “Буратино” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, уллары Ирек УДНТУда аспирантурада укый, шунда ук җитәкче вазыйфасында тырышып хезмәт куя.
Берничә буын укучыларын бары тик яхшылыкка гына өндәп үстерде, олы юлга озатты Вәсилә Әүдәховна. Таләпчән, мөлаем, тирән белемле Остаз булуыгыз өчен барлык укучыларыгыз исеменнән мең-мең рәхмәт Сезгә!
Гүзәлия Газизова,
Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.
Читайте нас: