+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 июль 2020, 16:57

Уңган, тырыш

Иске Куян авылында яшәүче Мөдәрис һәм Әнисә Әхмәтҗановлар гаиләсендә 4нче бала булып туган кызга яратып, Ләйсәния дип исем кушалар.

Иске Куян авылында яшәүче Мөдәрис һәм Әнисә Әхмәтҗановлар гаиләсендә 4нче бала булып туган кызга яратып, Ләйсәния дип исем кушалар.

Ул өч апасыннан күреп, бар нәрсәгә өйрәнеп үсә, үзеннән соң туган сеңлесе белән энесен, апа буларак, карап үстерешә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Бакалыда сатучы һөнәрен үзләштерә һәм Иске Корыч авылында хезмәт эшчәнлеген башлый. Шул көннән язмышы бу авылга бәйләнә. Монда ул узенең яртысын, сөйгән ярын таба. Иске Корыч авылының уңган, тырыш, мөлаем егете Садыйков Дамир Хинсерович чибәр, булдыклы кызны кулыннан ычкындырмый. Тормыш бизәкләре булып ике балалары - уллары һәм кызлары туа. Әмма тормыш сынауларын биреп тора, аларга улларын югалту кайгысын да күтәрергә туры килә.
Ләйсәния Мөдәрисовна 12 ел Иске Корыч авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 2004нче елда пөхтә, тырыш ханымны авыл Советына яшьләр эше буенча белгеч итеп чакыралар. Шул вакыттан алып, 17нче елын инде, аның тормышы авыл халкы мәнфәгатьләренә хезмәт итүгә бәйле. Бүгенге көндә ул авыл хакимиятендә җир эшләре белгече хезмәтен башкара. Ул җаваплылык, оешканлык һәм игътибарлылык кебек сыйфатларны таләп итә. Шулай ук пөхтәлек һәм сабырлык, белем һәм аралашу культурасына ия булырга кирәк. Л.М.Садыйкова бу сыйфатларның барысын да үзендә туплаган. Ул яхшы оештыручы да, нәфис сүз остасы да, авыл хакимияте тарафыннан үткәрелгән өмәләрдә актив катнаша, һәрбер кушылган бурычка җаваплы карый.
Ләйсәния Мөдәрисовна йортында уңган хуҗабикә, кулыннан килмәгән эше юк: бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, салатлар, кайнатмалар әзерли, абзар тутырып мал-туар, кош-корт үстерә. Дамир Хинсерович өчен хәстәрлекле хатын, кызы белән киявенә кадерле әни, сөекле оныгына яраткан картый да ул.
Бу сөйкемле ханым шушы көннәрдә үзенең матур юбилеен каршы ала. Аның тормыш һәм хезмәт юлына ышанычлы ике бишле куярлык. Без, хезмәттәшләре, аны шушы матур бәйрәме белән ихлас котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, имин тормыш, бәхет, эшендә уңышлар телибез.


Гүзәл Зәйдуллина,
Иске Корыч авыл Советы
авыл биләмәсе хакимияте белгече.
Читайте нас: