+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 июль 2020, 11:09

Авыл өстендә азан яңгырый

Урманай авылында мәчет булдыру кирәк дигән фикер 1991 елда ук бар иде. Иске клубны сүтеп, аның урынына намаз уку өчен агач өй салырга ниятләгән булганнар, әмма ул вакыттагы колхоз рәисе Нәфис Мөбәрәкша улы Гайсин мәчетне кирпечтән салырга дип тәкьдим ясаган.

Урманай авылында мәчет булдыру кирәк дигән фикер 1991 елда ук бар иде. Иске клубны сүтеп, аның урынына намаз уку өчен агач өй салырга ниятләгән булганнар, әмма ул вакыттагы колхоз рәисе Нәфис Мөбәрәкша улы Гайсин мәчетне кирпечтән салырга дип тәкьдим ясаган.

Колхоз кирпеч яздырып алган. Аны Бакалыдан ташыганнар. Мәчетнең стеналарын МПМК эшчеләре күтәрә. Мөфти хәзрәт хәер итеп түбәлек калай, дини китаплар, шулай ук зур күләмдә акча бирә. Райпо идарәсе ихтыяҗ өчен - пыяла, буяулар, Бакалы лесничествосы - агач материалы, авыл Советы хакимияте ДВП бүлә. Төзелеш эшләрендә авыл халкы да ярдәм итә. Бу эшләрнең барсын да башлап йөрүче һәм оештыручы имам-хатыйбы Габделкәбир Миңлеханов була. Шушылай бик күпләрнең ярдәме һәм тырышлыгы белән Урманай авылында 2003 елда «Габделсабур» мәчете ачыла.
Мәчет өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, яшьләр, урта буын кешеләренең дә яраткан урынына әйләнеп бара. Биредә көн саен 5 вакыт азан әйтелә, 5 мәртәбә намаз укыла. Быелгысы елда мәчетнең тәрәзәләре заманча тәрәзәләргә алыштырылды, штукатур һәм башка төзекләндерү эшләре алып барылды. Шушы эшләрне башкаруда катнашкан, акчалата ярдәм күрсәткән һәркемгә һәм аларны оештырган мәчетебезнең имам-хатыйбы Йосыпов Мәүлиҗан Барый улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Җылы, тыйнак бизәлгән бина эченә керүче, башкарган эшләрен якты киләчәккә юраучы кешеләрне яңа тәрәзәдән кергән якты кояш нурлары каршылый.
Светалана НИГЪМӘТУЛЛИНА,
Урманай китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: