+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 июль 2020, 11:14

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Бәрәкәтле изге бәйрәм Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм, бигрәк тә, чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!

Бәрәкәтле изге бәйрәм Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм, бигрәк тә, чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!
Корбан гаете – бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә (быел 31 июльдә) билгеләнә. “Корбан” сүзе “якынаю” мәгънәсендә, Аллаһы Тәгаләгә изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Ләкин гарәп халкы аны “Гайд әл-адхә” дип атый. “Адхә” – “күрсәтү”, ягъни Аллаһыга үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме. Корбан — Аллаһыга якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз. Ә нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “...Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласлыгыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбан канының беренче тамчысы җиргә төшкәнче Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар”, - ди. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ерак бабасы Ибраһимнан: “Әгәр миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга да әзер”, – дигән сүзләр белән нәзер әйттерде. Ләкин Аллаһы Тәгалә адәм балаларының каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле Ибраһим галәйһиссәләмне сынады. Ибраһим бу сынауны югары сыйфатта үтте, Аллаһ аңардан разый булды.
Шул көннәрдән бирле изге бер йола итеп Корбан гаете билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, ул Мәккәгә хаҗ кылу белән туры килә. Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазына бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, лә иләһә иллә Ллаһү вә-Ллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә-ли-Лләһил-хәмд» сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.
Корбан чалу хөкемнәре һәм кешегә бу гамәл мәҗбүри булсын өчен үтәлергә тиешле шартлар бар. Шулай ук бу эшкә тотынган кешенең акыллы, балигъ яшендә булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде кешенең корбан чалырга мөмкинчелеге юк икән, аңа гөнаһы да юк. Аллаһы Тәгалә кеше канын коюны тыйды һәм аның урынына бер хайван бирде. Кеше шул хайванны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан буларак чала икән, аның, иншалла, бөтен гөнаһлары гафу ителә. Корбан итен ашаган вакытта кешенең үзенә әҗер-савап була. Корбан итен мохтаҗ кешеләргә бирсә дә зур савап санала. Туганнары белән бүлешкән вакытта туганлык җепләре ныгый, ә Аллаһы Тәгалә безгә Коръәни Кәримдә туганлык җепләрен ныгытырга куша. Корбан ите ничек итеп таратылырга тиеш соң? Корбан, нигездә, фәкыйрь, мохтаҗ, мескен, ятим, кимчелекле кешеләргә, тол хатыннарга, сәфәрдә булучыларга өләшенә. Корбанлык итен ике төрле юл белән корбан әһелләренә ирештереп була. Кисәкләргә бүлеп, итне таратырга була, һәм табын ясап, туганнарны, мохтаҗ кешеләрне чакырып Коръән мәҗлесе үткәрергә. Икесе дә күркәм гамәл санала. Һәм ничек эшләсәң дә, дөрес була. Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше чалучының гаиләсенә кала.
Аллаһы Тәгалә Корбан гаетен, бу мөбарәк көндә укыган намазларыбызны, гыйбадәтләрне, гамәлләрне һәм чалган корбаннарыбызны кабул итсен. Күңелләребезгә иман байлыклары биреп, динебезне тормышыбыз рәвешенә әйләндерергә Раббыбыз үзе тәүфыйк бирсен!
Бакалы авылының
«Ислам нуры» мәчете имам хатыйбы Рузалим хәзрәт.
Читайте нас: