+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 июль 2020, 10:34

Юбилей тиешле дәрәҗәдә үтәргә тиеш

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров Мәҗит Гафуринең тууына 140 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча республика Оештыру комитеты утырышын үткәрде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров Мәҗит Гафуринең тууына 140 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча республика Оештыру комитеты утырышын үткәрде.
Халык шагыйренең 140 еллыгын бәйрәм итү Башкортстан Башлыгы указы белән расланган.
Кул куелган планга ярашлы, республикада күп чаралар үтәчәк: мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә күргәзмәләр, тематик “түгәрәк өстәл”ләр, сыйныф сәгатьләре, шагыйрьнең әсәрләре тупланган җыентыклар чыгару һәм башкалар. Быел көзгә Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе планлаштырылган.

– Килеп туган хәлдә санитар-эпидемиологик таләпләрне искә алып һәм планнарны коррекцияләп үткәрергә туры килгән икенче юбилей бу. Шуңа карамастан, без аны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә тиешбез, – диде Фәнүр Ягафәров.
Фото: birskmuseum.ru
Источник https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/390972

Читайте нас: