+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 август 2020, 13:05

Ихатада сыер булса, табында сый була

Узган елның декабрендә Тактагул авылында яшәүче Илнур һәм Лидия Кашаповлар хуҗалыгында икенче сыер барлыкка килде. Бу социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме белән мөмкин булды.

Узган елның декабрендә Тактагул авылында яшәүче Илнур һәм Лидия Кашаповлар хуҗалыгында икенче сыер барлыкка килде. Бу социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме белән мөмкин булды.
Контракт буенча адреслы социаль ярдәм (АСПК) алу турында гаилә күптән хыяллана, хыял узган ел ахырында гына тормышка аша. Дәүләт ярдәме турында Кашаповлар Гаилә хезмәте белгечләре аша беләләр, алар нинди документлар җыярга, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаталар. Социаль контракт төзегәч, сыер асрау өчен шартлар, җитәрлек азык бармы икәнен белү өчен, комиссия аларга барып, хуҗалык корылмаларын карап чыга. Бер сүз белән әйткәндә, гаилә тикшерү узган, һәм бераздан аларга 50 мең сум акча күчергәннәр. Бу акчалар нәкъ менә сыер сатып алуга җитә.
Ир белән хатын малны асрый алуларына шикләнми, чөнки гаилә тормышы башыннан ук хуҗалык тоталар. Авылда хуҗалыксыз ничек яшисең, бигрәк тә гаиләдә барысы да сөт, ит яратса.
- Хәзер авылда яшәүчеләрнең күбесе мал асрый, - ди Лидия. - Хуҗалыкта сыер, өстәвенә, икәү - авыр хезмәт, әмма табында һәрвакыт сөт продукциясе бар.
Кашаповлар сөйләүләре буенча, социаль контрактны җаваплылыкны аңлап төзегәннәр. Шартларның берсен - хайванны страховкалауны - үтәгәннәр инде. Сыер сатып алганда, тиешенчә килешү төзегәннәр. Һәр квартал саен савым буенча хисап тоталар. Гомумән, контракт шартлары буенча гаилә өч ел хисап тотарга тиеш, аннары гына хайван тулысынча гаилә милкенә күчәчәк.
Хәзерге вакытта хуҗалыкта ике сыер, ике бозау, кош-корт бар. Мөгезле эре терлек өчен печәнне гаилә үзе хәзерли, моның өчен ике гектар печәнлек җире бар, ә ашлык һәм саламны сатып алалар. Сөт үз гаиләләренә дә, сатуга да җитә. Гаиләдә өч бала үсүен исәпкә алсак, бу гаилә бюджетына шактый зур ярдәм. Олы кызлары Ленарага - 11, уртанчы кыз Алинага – 8, кечеләре Даниска 4 яшь.
Кызлар - әниләренең төп ярдәмчеләре. Алар өй эшләрендә дә булышалар, мал-туар, кош-кортны да ашаталар, энеләрен дә карыйлар, дип уртаклашты Лидия.
Лидия Тактагул мәктәбе каршындагы мәктәпкәчә белем бирү төркемендә кече тәрбияче булып эшли. Ире Илнур Әкраметдинович халыктан сөт җыя, рәсми рәвештә «Партнер+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли. Тактагулда Кашаповларны бик тырыш, хезмәт сөючән гаилә буларак беләләр. Барысына үз көчләре белән ирешәләр. Ишегалды тулы мал-туар, ныклы хуҗалык корылмалары, күптән түгел яңа янкорма ясалган яхшы йорт - гаиләнең тырышлыгы, уңганлыгы турында сөйли.
Илнур һәм Лидия әйтүенчә, көндәлек мәшәкатьләр белән буш вакыт аз кала. Төп эштән һәм хуҗалыктан тыш, җәен бакчада эшләргә, бәрәңге утарга, утын әзерләргә, кышкылыкка тозлау-кайнатулар да ясарга кирәк. Кыскасы, балалар - тук, гаилә бюджетына файда булсын өчен тырышалар.
Читайте нас: