Берзаман авыл өстеннән иртә-кичен бер торна ямансулап гел кычкырып йөри башлады. Шулай бер атна барды. Төрлечә фаразладылар. Берәүләр: “Бу торнаның парын атканнардыр”, - диделәр. Хатын-кызлар: “Бу ата торнадыр, ана булса, балалары янында күңелен юатыр иде”, - диештеләр. Көннәрдән бер көнне салам өючеләр басуда ямансулап кычкырган торнаның үле гәүдәсен табалар. Ул чыннан да карт ата торна була. Ул күптән бернәрсә дә ашамаган, күрәсең, эче буп-буш була. Бу ата торнаның парын кем атканын халык белеп ала. Ата торна үз парын аткан кешенең өе өстендә дә кычкырып очкан була. Картлар торнаны элек-электән атарга ярамаганлыгы турында да сөйләштеләр. Чөнки киләчәктә кешенең үзенә, гаиләсенә яисә йортына зыян килүе ихтимал. Шулай булып чыкты да. Торнаны атучы – булдыклы, көчле егет, аны яхшы хәтерлим, үзе кебек үк бик булган, чибәр кыз белән өйләнешеп, Хәйбулла районына чирәм җирләр үзләштерергә киттеләр. Ул комбайнчы булып эшләде, алдынгылар рәтендә булды. Әмма икенче яклап бәхетсез иделәр – балалары булмады. Шул районда гомер итеп, икесе дә шунда җирләнде.