+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 август 2020, 18:55

Туганнарым - Бөек Ватан сугышы геройлары

Русиянең һәр гаиләсе диярлек Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Туганнарыбыз һәм якыннарыбызның авыр сугыш чоры еллары турында истәлекләре, хикәяләре яши әле. Алар буыннан-буынга тапшырыла. Юбилей елында безне аеруча дулкынлану били. Район гәзите укучыларына үз гаиләсе турында Лилия БАСЫЙРОВА (Иске Корыч авылы) сөйли.

Русиянең һәр гаиләсе диярлек Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Туганнарыбыз һәм якыннарыбызның авыр сугыш чоры еллары турында истәлекләре, хикәяләре яши әле. Алар буыннан-буынга тапшырыла. Юбилей елында безне аеруча дулкынлану били. Район гәзите укучыларына үз гаиләсе турында Лилия БАСЫЙРОВА (Иске Корыч авылы) сөйли.
Минем картбабам Исламгали Халиков 1890 елда Корыч авылында крестьян гаиләсендә туган. Факия исемле кызга өйләнә. Өч ул - Әхмәтгали, Әхмәтзәки, Мирһади һәм ике кыз – Нурзидә, Маваны тәрбияләп үстерәләр. Ике бала белән алар яңа урыннарны үзләштерергә дип күчеп китәләр. Ул - Әхмәр авылына нигез салучыларның берсе. Мондагы урыннар аларга ошый. Йорт салалар, хуҗалык булдыралар. Умартачылык белән шөгыльләнә башлыйлар. Тормыш үз чираты белән бара. Балаларның белемгә тартылуы көчле була. 1916 елның 25 гыйнварында туган олы улы Әхмәтгали китаплар укырга ярата. Язуы матур була. Авылда халкының яртысына хат яза (авылдашлары искә алганча, бигрәк тә кызлардан тынгы булмый, сөйгәннәренә хат язуын үтенәләр). Башлангыч мәктәпне тәмамлап, Иске Корычта укуын дәвам итә. Бик тә белем алырга тели. Көн саен җәяүләп мәктәпкә йөри. Әти-әнисенә дә булышырга өлгерә. 1931 елда мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Бөре педагогия техникумына чит телләр факультетына укырга керә. Немец теле укытучысы булырга хыяллана. Һәм хыялы тормышка аша. 1935 елда диплом ала. Шул ук техникумда немец теле укытучысы булып эшли башлый. 1938 елның көзендә аны армиягә алалар. Грузиядә инженер-сапер гаскәрләрендә хезмәт итә. Хезмәте ахырына якынлаша.
Кызлары Нурзидә (картәнием) Килкабызның уңган, көчле егетенә кияүгә чыга. Минем картәтием (Шәкүр Ахун улы Мөхәммәтҗанов, 1911 елда туган), 7 сыйныфтан соң, тракторчылар курсын тәмамлаган. Тимер ат йөгәнләүчеләрнең берсе була. Авылда алыштыргысыз тракторчы иде. Картәбием белән картбабам беренче оныклары тууын түземсезлек белән көтәләр. Кызлары Финә туа.
Уртанчы уллары Әхмәтзәки 1940 елда Иске Корыч мәктәбен тәмамлый. Ул - урта мәктәпнең беренче чыгарылыш укучысы. Ә көзен аны армиягә алалар һәм Карелиягә хезмәт итәргә җибәрәләр. Тик ул очучылар училищесына кабул итү турында гариза яза, һәм 1941 елның язында аны Мәскәү хәрби-авиатехника училищесына җибәрәләр.
Кече уллары Мирһади бу вакытта Иске Корыч урта мәктәбендә укый. Көн саен 10 километр җәяү бара һәм кайта. Колхозда да эшли. Гаиләдә ул вакытта өлкән кеше булып кала.
Өйдә әти-әнисе белән бергә кече кызлары Мава кала. Ул вакытта Яңа Корыч мәктәбендә укый. Әнисенә хуҗалыкта булыша, фермада сыер савыша, сыйныфташлары белән бергә басуда эшли.
Олы уллары Әхмәт-галинең хезмәт вакыты ахырына якынлаша. 1941 елның көзендә ул демобилизацияләнергә тиеш була. Еш кына хатлар яза, тизрәк өйгә кайтырга һәм әнисен кочакларга хыяллана, энеләренә, сеңелләренә күчтәнәчләр алып кайтырга вәгъдә итә. Әмма җәй көне командование аны офицерлар курсларына җибәрергә була. Ул отпусктан соң укырга тиеш була.
1941 елның 22 июне... Үз агымы белән барган бар тормыш бер сәгать эчендә җимерелә…
Сугышның беренче көннәреннән үк картбабам Исламгали армиягә алына.
Олы уллары сугыш юлын илебезнең көньяк чикләреннән башлый. 18нче Армия сафларында хезмәт итә, анда Л.И.Брежнев политрук була. Армия гаскәрләре Прут елгасында беренче чик буе алышларында, Украинаның көньягында, Донбасста канкойгыч оборона бәрелешләрендә катнаша. Украинаның арадаш оборона чикләрендә сугышлар алып барып, зур югалтулар кичереп, гаскәрләр көнчыгышка таба китә. Хәтерләүләрдән: «Ач, талчыккан, яраланган көе алар Көньяк Украина далалары буйлап бардылар. Көек исе аңкый, снарядлар шартлый... Ачлыктан басуда калган өлгергән арыш башаклары коткара. Рубежларны саклыйлар, пехота һәм танклар атакаларын кире кагалар. Иң авыры чигенү була».
Хәрәкәтләр таулы һәм урманлы районнарда җәелдерелә. Сугышчан батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләклиләр. Кече Җир һәм Новороссийск өчен көрәш аеруча авыр һәм канкойгыч була. 1943 елда аяусыз сугышларның берсендә авыр яралана. 26 яраланган сугышчы белән ул әсирлеккә эләгә. Алар өчен тәмуг утына тиң көннәр башлана. Ә өйгә Әхмәтгалиның хәбәрсез югалуы турында хат килә. Ул чакта картәбинең ниләр кичергәнен, күпме яшь түккәнен ул үзе генә белә.
Әхмәтзәкине, Мәскәү хәрби-авиатехника училищесын тәмамлаганнан соң, 853нче истребительләр авиациясенә хезмәт итәргә җибәрәләр. Очучы-истребитель Ә.И.Исламов 26 хәрби очыш ясый, дошманның 12 берәмлек техникасын һәм берничә дистә солдат һәм офицерын юк итә. Бик яхшы хәрби хезмәте өчен командованиедән күп тапкырлар Рәхмәт хатлары ала. Яралана. Госпитальдән соң аны резерв армиясенә җибәрәләр, анда ул самолетларны авиазаводлардан фронт аэродромнарына күчерә. ЯК-3, ЛА-5, ЛА-7 самолетларында оча.
1942 елда мәктәп эскәмиясеннән Мирһади сыйныфташлары Х.Каһиров һәм Х.Кашапов белән бергә фронтка китә. Офицер курсларын тәмамлый. Майор Т.Г. Копейкин җитәкчелегендә 11нче зенит-пулемет полкы составында сугыша. Зенит-расчет батареясы командиры була. Аларның бурычы - һава оборонасын тәэмин итү. Дошман самолетларын бәреп төшерәләр. Фашист самолетлары һөҗүмен чагылдыруда батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр. Алар исәбендә бәреп төшерелгән 50дән артык дошман бомбардировщигы исәпләнә.
Полтава, Түбән Новгород-Волынский янында барган сугышларда, Одессаны обороналауда катнаша. Донбасс, Ростов, Кавказ арты, Төньяк Кавказ, Украинаның көньягы объектларын һава һөҗүменнән саклый.
Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Берлинга кадәр барып җитә.
Сугыш алдыннан Нурзидә картәнием икенчегә бәби көтә. Тракторчы буларак бабайга бронь бирәләр. Шуңа карамастан, үзенә алмашка яшь малайны әзерләп, август аенда үз теләге белән фронтка китә. Ә сентябрьдә уллары Рим туа. Картәнием балалары һәм каенанасы белән бергә әнисе янына яшәргә күченеп килә. Картәти Төньяк флотның 12нче махсус диңгез пехотасы бригадасы составында гвардиянең өлкән сержанты званиесендә сугыша. Пулеметчы була. 1942 елдан коммунист була. Бригада үткәргән барлык операцияләрдә катнаша. Пулеметчылар отделениесен җитәкли. Бүләкләү кәгазеннән: «Мөхәммәтҗанов Ш.Ә. отделение белән җитәк-челек итүдә зур осталык күрсәтте. Аның расчеты һәрвакыт алда булды, дошманның ут ноктасын берничә тапкыр юк итте, шуның белән куелган бурычны үтәүне тәэмин итте. Ул шәхси үрнәге белән кул астындагыларны ияртә. Моннан тыш, ул хәрби сакта хезмәт итте. Көчле ныгытылган дошман полосасын өзгәндә, кыю, батырларча һәм оста эш итте. Ут позициясен алмаштырган чакта наводчик ярдәмчесе яралана, шул вакыт, боерыкны көтеп тормыйча, ул пулеметка ташлана һәм тиз арада аны урнаштырып, алга бару мөмкинлеге бирми аткан дошман автоматчысын юк итә. Алыш дәвамында барлык походларда да алда булды һәм бернинди авырлыклар да каршылык тудырмады. Ул һәрвакыт күтәренке күңелле һәм башкаларны да рухландыра». Немец илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак орденнары, «Батырлык өчен», «Совет Заполярьесын саклаган өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнә. Җиңүне Норвегиядә каршылый.
Картәни сугыш авырлыкларын кечкенә балалары, апасы, әнисе һәм каенанасы белән кичерә. Гаиләгә ир-ат куллары җитми. Ачлык, ялангачлык була. Язын җәяүләп Туймазыга ашлык алырга йөриләр. Үзләре чәчәләр, казыйлар, уңыш җыялар. Һәр хәбәрне фронттан түземсезлек белән көтәләр.
Җиңү! Ул нинди зур корбаннар исәбенә яулана! Фронттан беренче булып Исламгали картбабай кайта. Ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Аннары Әхмәтзәки белән Мирһади, ә декабрьдә кияүләре Шәкүрне (минем картәти) каршы алалар. Олы уллары Әхмәтгалидән хат килә. Ул Польша концлагеренда фашист тоткынлыгында була. Әсир поляклар белән таныша. Бергәләп яшерен агитация эшләре алып баралар. Һәм менә көтеп алынган көн җитә. Кызыл Армия гаскәрләре Польшаны азат итәләр. Алар өчен бу могҗиза булгандыр. Туганнары, якыннары ничек сөенә! Әмма өйгә бер елдан соң гына кайта ала.
Картәбием бик бәхетле. Аның барлык уллары, ире һәм кияве сугыштан исән-сау кайталар. Дистәләрчә йөз, меңләгән совет кешеләре язмышын гәүдәләндергән гаиләмнең тарихы әнә шундый.
Читайте нас: