+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 август 2020, 16:23

Камышлының ак әбие

Люция Гомәрованы авылдашлары шулай атыйлар

Люция Исмәгыйловна 1939 елның 30 июнендә ТР Азнакай районының Әлки авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Әтисе районның алдынгы шоферы, ә әнисе пешекче була. 1941 елның маенда әтисен Кызыл Армиягә алалар, ә әнисе Люцияне алып Урта Азиягә китә. Берникадәр вакыттан соң туган якларына кайталар. 1945 елның декабрендә әтисе сугыштан кайта, гаилә Кәкре Елга авылына күчә. Люция шунда мәктәпкә укырга керә һәм урта белем ала.
1957 елда яшь кыз Катай авылына кунакка килә. Туганнары аны авыл егете Фәвәрис Хәмзинович Гомәров белән таныштыралар, һәм яшьләр, озак уйлап тормый, гаилә коралар. 1961 елда Люция Исмәгыйловна Уфа шәһәрендә педучилищега укырга керә һәм аны «бик яхшы»га тәмамлый. Аннан соң читтән торып Башкорт дәүләт университетында филология факультетының татар бүлекчәсендә укый. Ире дә педагог, төрле елларда Яңа Илек, Тактагул мәктәпләре директоры, СПТУ директоры булып эшли. Люция Исмәгыйловна, декабрист хатыны кебек, ире артыннан күчеп йөри. 1982 елда гына, Камышлы мәктәбе укытучылары үтенече буенча, Фәвәрис Хәмзиновичны бу мәктәпнең директоры итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы ирле-хатынлы бер коллективта эшлиләр. Озак еллар ире - химия, биология, ул татар теле һәм әдәбияты укыта.
Люция апа эшләгән мәктәптә күп кенә балалар, ата-аналар, укытучылар өчен ул - хөрмәтле укытучы. 35 ел педагогик эшчәнлек дәвамында берничә буын игелекле, талантлы, уңышлы балалар тәрбияли. Аның укучылары арасында төрле һөнәр ияләре: укытучылар, медицина хезмәткәрләре, хәрбиләр, сатучылар һәм башкалар бар.
«Кеше акыллырак һәм яхшырак булган саен, ул кешеләрнең яхшылыгын күбрәк күрә», – дип язган Лев Николаевич Толстой һәм, мөгаен, хаклы булгандыр: Люция Исмәгыйловнада, чыннан да, игелеклелек бик күп. Ул чын татар хатын-кызы: тыныч, тыйнак, сабыр, һәм аның белән сөйләшкәндә һәркем күңел рәхәтлеге кичерә. Аның әти-әнисе - чын мөселманнар, аңа яхшы тәрбия һәм белем биргәннәр. Ул да, әти-әнисе кебек үк, намаз укый, ураза тота. Олы яшьтә булуына карамастан, аек акыллы, якты карашлы, төпле фикерле. Аның күңелендә генә түгел, йортында да, ишегалдында да чисталык һәм тәртип.
Ак әби белән әңгәмә корганда яктылык һәм җылылык тоясың. Бу еллар эчендә ул яхшысын да, начарын да күп күргән, әмма тормыш кыенлыклары аны сындырмаган. Балалар үстерергә, аяк өсте калырга, аңа догалар, Аллаһыга ышану ярдәм иткән. Хәзер дә, Аны данлап, ул ил иминлеге, балалары, оныклары, туганнарының сәламәтлеге өчен дога кыла.
Безгә, авыл халкына, ул - югары әхлаклылык, сафлык, намуслылык, сабырлык, игелеклелек, хезмәт сөючәнлек үрнәге. Люция Исмәгыйловна, авыр еллардагы тырыш хезмәтегез өчен, акыллы уллар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт Сезгә. Авыл халкы исеменнән озын, сәламәт, тыныч тормыш телим!
Нурсилә Зәйдуллина,
Камышлытамак авылы.
Читайте нас: