+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 август 2020, 14:01

Шәфкать канаты талмасын

Безгә, өлкән яшьтәгеләргә, сәламәтлек торышы буенча дәваханәгә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Табибка кабул итүгә, шәфкать туташлары янына дәвалану алырга йөрибез.

Безгә, өлкән яшьтәгеләргә, сәламәтлек торышы буенча дәваханәгә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Табибка кабул итүгә, шәфкать туташлары янына дәвалану алырга йөрибез. Иске Корыч авылында озак еллар шәфкать туташы булып эшләүче тыйнак, акыллы, уңган Нуретдинова Фәйрүзә Хәмитовна турында язып үтәсем килә. Эшен үз вакытында, төгәл башкаручы, белемле, тәҗрибәле шәфкать туташын авылда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә.
Участок табибын еш кына эшкә Бакалыга чакырталар. Килгән авыруларны Фәйрүзә җылы сүз белән каршы ала, акыллы киңәшләрен бирә, һәркемнең күңеленә үтеп керә белгән ханым тәнне генә түгел, җанны да дәвалый. Тәүлекнең кайсы вакытында кем генә шалтыратса да, ул һәрвакыт җавап бирә. Кирәк икән, тиз арада килеп, ярдәм күрсәтә. Авыл халкы аңа рәхмәт укый. Ак халатына тап төшерми безнең Фәйрүзә.
Эшен яратып, вакыт белән исәпләшмичә кешеләргә чын күңелдән ярдәм итәргә торган Фәйрүзәбезгә җиңел булмаган хезмәтендә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык телибез. Үземнең гаиләм һәм авыл халкы исеменнән аңа яраткан гәзитебез аша рәхмәт белдерәбез, шәфкать канатларыгыз талмасын, дигән теләктә калабыз.
Зәмфәрия Мөхәммәтҗанова,
сәламәтлек саклау ветераны.
Читайте нас: