+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 сентябрь 2020, 12:06

Иртәгәсе көнне V нче «Татарча диктант» акциясе узачак

26 сентябрь көнне сәгать 13:00тә V нче «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак

Акция әдәби татар телен өйрәнү, татар теленә кызыксынуны арттыруга, татар тел белгече һәм укытучысы профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Акция берьюлы РФ һәм дөньяның төрле төбәкләрендә уздырыла. Быел, дөньякүләмендә урнашкан санитар-эпидемиологик ситуация сәбәпле, диктант онлайн-форматта уза. Башкортстанда диктант язу мәйданчыклары да эшлиячәк.
РФ регионнарында яшәүчеләр (шул исәптән Башкортстан) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучысы, шагыйрь Нәби Дәүли әсәреннән өзекне язачак. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.
Тулырак мәгълүмат http://diktant.tatar сайтында һәм+79273550989 номеры буенча.
Фото: социаль челтәрләрдән алынды.
Читайте нас: