+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 сентябрь 2020, 01:01

Яңа китап дөнья күрде

Июль ахырында минем көтеп алынган китабым «Җиде бабаңны бел, катайлым» дөнья күрде. Әлеге китапны язу нияте 2018 елда, «Үткәннәрен бел Катайның» исемле туган авылым тарихы буенча китабымны чыгаруга әзерлек барышында туды

Июль ахырында минем көтеп алынган китабым «Җиде бабаңны бел, катайлым» дөнья күрде. Әлеге китапны язу нияте 2018 елда, «Үткәннәрен бел Катайның» исемле туган авылым тарихы буенча китабымны чыгаруга әзерлек барышында туды.
Баштарак уйланганча, Катай авылы нәселләре тарихы бу китапның аерым бүлеге булырга тиеш иде. Әмма аның күләме бик зур, өстәвенә элек язылганның кайбер өлеше аныклауны һәм тулыландыруны таләп иткәнлектән, архив чыганакларын өстәмә рәвештә өйрәнеп һәм яңа әгълүмат өстәп, аны аерым китап итеп бастыру максатка ярашлы булды.

Яңа китапны 2019 елда нәшер итәргә ниятләп, бу хакта беренче китап аннотациясендә игълан иткән идем. Шунда ук эшкә керештем, вакыт тиз үтте, вәгъдә ителгән вакытка китап әзер диярлек иде.

Әгәр 2019 елда бастырып чыгарсам, күләме буенча ул беренче китаптан да ким булмас иде. Әмма аны тагын да яхшырак һәм зуррак эчтәлекле итәргә омтылыш көчле булды.

Шуңа күрә бастыруны кичектердем һәм 2019 елның көзеннән быелның маена кадәр көн саен диярлек текстны тулыландыру, камилләштерү һәм төзәткәләү өстендә эшләдем. Нәтиҗәдә китап шулкадәр зур килеп чыкты ки, аның күләме докторлык диссертациясе белән чагыштырырлык.

Китап – зур һәм күпьеллык хезмәт җимеше. Шуңа күрә аның укучыларымда сокландыргыч бәя табуы минем өчен бик күңелле.
Китап чыгуга ук Рәсимә Шәйдуллина котлады һәм фикерләре белән уртаклашты, аннары башка кайтавазлар килә башлады. 18 августта Фаина Кучумова (Урянская) болай яза: “Абыем кичә миннән китап алды, укый. Ул сезнең җентеклелеккә соклана. Сезгә исә каз каләме, аңлаешсыз почерклар, гарәп телендәге текстлар белән эшләргә туры килгән бит. Сезнең хезмәтегез уникаль. Ул бәяләп бетергесез.
Кем генә безнең бабаларыбыз турында шулай җентекле сөйләр иде?! Без сезгә никадәр рәхмәтле булуыбызны әйтеп бетерә алмыйбыз”.
Нәкъ менә укучыларымның рәхмәте мине иҗатка рухландыра да инде. Хезмәтемнең ихтыяҗлы булуы һәм югары бәяләнүе яңа китаплар
чыгаруга этәргеч бирә. 30 елдан артык фәнни-иҗади эшчәнлек дәверендә бик күп китаплар яздым: шуларның 8е дөнья күрде,
тагын шуның кадәресен диярлек бастырып чыгарасы бар.
Аларның бер өлеше безнең як тарихына багышланган. Шунысы игътибарга лаек, быелгы китап Бакалы районының 90 еллыгы алдыннан
дөнья күрде. Без барыбыз да кече Ватаныбызның тарихын белергә тиеш, һәм мин китапларымның бу бурычка хезмәт итүенә бик шат.
Читайте нас: