-6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 октябрь 2020, 11:05

Фольклор, этнография, җирле диалект

БДУ преподавательләре Бакалы районында шуларны өйрәнде

23 сентябрьдә Башкорт дәүләт университеты преподавательләре Бакалы районына этнолингвокультурологик экспедиция белән килде. Аларның максаты - биредә яшәүче халык диалектын, җирле фольклорны, этнографияне, торак пунктларның тарихын, җирле гореф-гадәтләрне өйрәнү. Бу эш Башкортстан Республикасы Гранты кысаларында оештырыла һәм үткәрелә. 19 район белән хезмәттәшлек итү каралган, алар арасына Бакалы районы да керде.
Әлеге эшнең башында БДУның Башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор Гөлфирә Рифовна Абдуллина тора. Проектны тормышка ашыруның барлык оештыру өлеше аның җилкәсенә һәм, әлбәттә, факультетның укытучылар составына төшә. Эш башында мәгълүмат җыю өчен объектлар билгеләнгән, районнарга барулар килешенгән.
Экспедиция составында башкорт филологиясе, Көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультеты укытучылары Г.Д.Вәлиева, А.О.Хуҗәхмәтов, Л.Б.Абдуллина, И.З.Гаффаров, Э.Р.Котлыәхмәтова эшли. Аларны мәдәният бүлеге начальнигы И.К.Гыймалтдинов, начальник урынбасары З.М.Соколова озатып йөрде.
- Экспедиция кысаларында Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш районнарының җирле материалларын өйрәнәбез. Безнең визитның максаты - җирле диалектны, фонетик, лексик, синтаксик үзенчәлекләрне, топонимиканы, микротопонимиканы өйрәнү, авыллардагы йолалар, фольклор буенча материал җыю. Алга таба барлык мәгълүматны бер зур фәнни китап нәшер итү өчен файдаланачакбыз, - дип уртаклашты безнең белән Көнчыгышны өйрәнү һәм башкорт теле кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Дауратовна Вәлиева. - Шулай ук безнең эшнең төп максатларының берсе - тупланган материалны үсеп килүче буынга тапшыру, республика халкы арасында популярлаштыру. Мәгълүмат бирүчеләр һәм төп чыганаклар - төрле яшьтәге кешеләр.
Безнең районда мәгълүмат җыю урыннары итеп Иске Корыч, Яңа Катай, Камышлытамак авыллары билгеләнде. Һәр пунктта кунакларны җыр-бию белән, төрле музыка коралларында уйнап каршы алдылар, музей экспонатларыннан күргәзмәләр оештырылды, йон әрләү процессын күрсәттеләр. Төрле милли ризыклар, кайнар коймак һәм пироглар белән сыйладылар. Зур булмаган «түгәрәк өстәл» утырышларында күбесенчә өлкән буын вәкилләре авылларның исемнәре, тау, елга, урман, кырлар атамаларының килеп чыгу тарихларын сөйләделәр. Яшьлекләрендәге уеннар, җырлар белән уртаклаштылар, үз үрнәкләрендә «Килен төшерү» традициясе турында аеруча соклану һәм дулкынлану белән сөйләделәр.
Читайте нас: