+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 октябрь 2020, 18:03

Гөлҗимешне дөрес җыю серләре

Белгечләр билгеләвенчә, гөлҗимештә С витамины бик күп. Моннан тыш гөлҗимеш аз канлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан, ашказаны һәм хатын-кыз авыруларыннан файдалы. Ләкин аны җыйганда берничә кагыйдә истә тотарга кирәк

Белгечләр билгеләвенчә, гөлҗимештә С витамины бик күп. Моннан тыш гөлҗимеш аз канлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан, ашказаны һәм хатын-кыз авыруларыннан файдалы. Ләкин аны җыйганда берничә кагыйдә истә тотарга кирәк.

-Гөлҗимешне август ахырыннан беренче кырау төшкәнчегә кадәр җыярга кирәк. Җимешләр агачта ничек азрак тора, шуның кадәр күбрәк С витаминына байрак була. Аларны киптерүе дә җайлырак. Ләкин мондый җимешләр ачырак булырга мөмкин.
-Агачта озаграк торган җимешләр чәйгә тәмләткеч буларак яхшы. Файдасы азрак булса да, алар баллырак була.
-Җыйганда зуррак, матуррак җимешләрне сайларга тырышыгыз. Файдасы да күбрәк, тәме дә яхшырак
-Киптерер алдыннан гөлҗимешне юарга ярамый.
-Гөлҗимешне кояшта киптерергә дә ярамый. Ультрашәмәхә нурлары анда булган барлык витаминнарны юк итә. Гөлҗимешне ышыкта, җилле урында киптерү мөһим. Караңгырак булган саен, витаминнар яхшырак саклана.
-Кайбер кешеләр гөлҗимешне пичкә генә тыга. Пичтә киптерү өчен аны 50-60 градуска кадәр җылытырга кирәк. Зуррак температурада гөлҗимешнең барлык витаминнары да юкка чыгачак. Газ плитәсен аз гына ачык тотарга кирәк, бу җимешләрдәге артык дымны чыгарырга ярдәм итәчәк. Моның өчен 7-8 сәгать кирәк булачак. Кипкән гөлҗимеш үз төсен югалтмаска тиеш. Ул көрәнсу төскә керә икән, димәк, пич температурасы югары булган.
-Кипкән гөлҗимешне караңгы урында саклагыз. Бу очракта ул өч елга кадәр үзенең файдасын югалтмаячак.
Читайте нас: