+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 октябрь 2020, 23:34

Директорга - «5»ле!

В.К.Галләмов тормыштан оптимизм белән бара

- 45 ел педагогик хезмәт юлын бары «бишле» билгесенә узды. Талантлы укытучы, педагоглар һәм укучылар коллективларын талантлы оештыручы, Тактагул мәктәбенең элекке директоры Венир Камилович Галләмов шундый бәягә лаек, - дип билгели район методик кабинет мөдире Валенитина ВӘЛИЕВА. - Башкача булу мөмкин дә түгел, чөнки Венир Камилович Килкабыз авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әнисе Мәккия Габдрахмановна - математика һәм физика укытучысы, әтисе Камил Әгъләмович тарих укытучысы була. Күз алдында әнисенең һәм әтисенең үрнәге булганга, кечкенәдән укытучы һөнәре турында гына хыяллана.
Тактагул урта мәктәбен тәмамлап, В.К.Галләмов Бөре дәүләт педагогика институтының физика һәм математика факультетына укырга керә. Студент елларында институтның иҗтимагый тормышында актив катнаша, профком рәисе була. Бишенче курста, Иске Корыч урта мәктәбендә диплом алды практикасын узганда, булачак тормыш иптәше Флүзә Хависовна Сәлмәнованы очрата.
Институтны тәмамлаганнан соң, Венир Камиловичны Камай авылының сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Аның педагогик эшчәнлеге шулай башланып китә. 1983 елдан В.К. Галләмовның язмышы Тактагул урта мәктәбе белән бәйле. Ул аңа, Яңа Маты төп гомуми белем бирү мәктәбендә директорлык елларын исәпләмәгәндә, 35 елдан артык җитәкчелек итте. Чын хуҗа буларак, кабинет системасын камилләштерү мәсьәләләрен уңышлы хәл итте, матди базаны яхшыртты, әйләнә-тирә территорияне төзекләндерде. Мәктәп яны участогы да, территория дә һәрчак соклану уятты. Ел саен кабул итү комиссиясе: «Кисәтүләр юк!» дип зур шатлык һәм горурлык белән билгеләде. Мәктәп күп тапкырлар яңа уку елына әзерлек буенча район конкурсында җиңүчеләр исәбенә керде, ә директор район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларына лаек булды.
Җитәкче буларак, ул катгый, таләпчән, укытучы буларак - югары белемле, хезмәт сөючән, тырыш булды. Шул рәвешле ата-аналарның, хезмәттәшләренең, укучыларның ихтирамын яулады. Аны үз мәктәбен чиксез ярату аерып торды. Бу мәхәббәт аның гаиләсендә дә яши, тормыш иптәше Флүзә Хависовна төрле проблемаларны хәл итүдә төп ярдәмчесе, ышанычлы терәге. Ул күп еллар математика укытучысы булып эшләде. Һәм, әлбәттә, балалар. Галләмовлар өч кыз тәрбияләп үстерделәр, алар барысы да әти-әниләре юлыннан киттеләр. Олысы Луиза белән уртанчысы Гөлназ - Бөре дәүләт педагогика институтын, кечеләре Лиана Туймазы педагогия колледжын тәмамлады.
Һәрвакыт актив, начар кәефтә яши белмәүче Венир Камилович тирә-юньне үзенең оптимизмы белән бизи. Ул авыл, мәктәп, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайланды.
Читайте нас: