+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 октябрь 2020, 11:48

Язмышымнан канәгатьмен!

Тәскирә Хаҗипова хезмәттәше Тәскирә Кәнзелгарифовна Авдиярова турында яза.

Тәскирә Хаҗипова хезмәттәше Тәскирә Кәнзелгарифовна Авдиярова турында яза.
Тәскирә Кәнзелгарифовна Бакалы районының кечкенә генә, әмма хозур табигатьле Яңа Көч авылында, ишле колхозчы гаиләсендә алтынчы бала булып (ә алар җидәү) дөньяга килә.Тәскирәнең балачагы урман буенда урнашкан шушы авылда үтә. Ишле гаиләдә балачактан хезмәткә сөю, тормышны ярату тәрбияләнә, чөнки әти-әниләре дә эшчән, уңган, булдыклы булалар, ә җиде баланы (3 ул, 4 кыз) тәрбияләү күпме тырышлык таләп итә. Күрше авыл Килкабызга җәяүләп укырга йөриләр. Тәскирә дә Килкабыз сигезьеллык мәктәбен уңышлы тәмамлый.

Һөнәр алу максаты белән Туймазы медицина училищесына юллана, мәктәптә медицина каравы үткән вакытта табибларның ак халатына карап, бу һөнәр ияләренә кызыга. Медицина эшенә кызыксынуы көчле була, шуңа да бу һөнәрне үзләштерү аңа җиңел бирелә. Укуда да, практикада да үзен белемле, җитез, өлгер итеп күрсәтә, бик яратып шөгыльләнә.
Училищены яхшы тәмамлап, яраткан һөнәрен алуга ирешә. Бакалы районы дәваханәсенә эшкә юллама бирәләр. 1976 елдан башлап ул төрле бүлекчәләрдә - неврология, йогышлы авырулар бүлекчәләрендә, “ашыгыч ярдәм”дә һ.б. эшли. Һәркайда аның үз эшен төгәл һәм вакытында башкаруын искә алалар. Эшкә сәләтен күреп, аны физиотерапия һәм массаж алымнарын өйрәнү өчен курсларга җибәрәләр. Бу эшне дә ул җиңел үзләштерә, ә бит массаж ясау күп көч һәм белем таләп итә.

Медицинада вак-төякләр юк, Гиппократ антына тугры булып хезмәт итәргә кирәк. Ул 2014 елга кадәр 38 ел район үзәк дәваханәсендә хезмәт юлы үтә. Эш дәверендә үзен булдыклы, оста, таләпчән, төгәллек яратучы итеп таныта.
Тәскирә Кәнзелгарифовнаның икенче максаты шәхси йорт тергезү була, бу турыда ул яшьтән хыяллана. Ихата, бакча, сарай, мунча булдырып, авылча тулы тормыш белән яшәргә тели ул. Балаларын-оныкларын үзе үстергән яшелчә-җимеш белән тәэмин итү, үз ихатасында сабыйларның уйнап шаярганын күрү, үз мунчасында юындыру... Лаеклы ялга чыккач, кыска гына вакыт эчендә үз ихатасын булдыра, заманча итеп, һәркемне сокландырырлык йорт-кура тергезә. Ихата чәчкә-куаклар белән бизәлсә, бакчасында җиләктән башлап виноградка кадәр бар да үсә. Һәр җирдә медицина хезмәткәренә генә хас тулы тәртип. Өй эчендә дә бар нәрсә үз урынында. Тәскирәдә фантазия дә, дизайнерлык сәләте дә чиксез икән! Бик теләсәң, тырышсаң, барысына да ирешеп була икән, ә бит ул ялгызы, ныкышмалылыгы, хезмәт сөючәнлеге, акыллылыгы зур уңышларга китергән. Аның йорт-биләмәсе тирә-юньгә нур чәчеп утыра. Җәй буе оныклары нәнәйләре янында, ихата тутырып уйныйлар, ял итәләр, чебешләр, үрдәк-казлар үстерешәләр. Өлкәнәйгән көнеңдә шушыларны күрү бәхет түгелмени!? Арабызда шундый шәхесләр булуга сөенеп, үрнәк алырга гына кала.
Ул дин кануннарын да үтәп яши. Ел да дөньясының иминлеген теләп, улы-килене, оныкларын курчалап, аларга бәхет-сәгадәт, саулык теләп Коръән укыта, хәтта корбан чалдырып, күршеләрен, туганнарын, якыннарын чакырып зур савапларга ирешә. Аларның барысы белән дә аралашып, дус-тату яши. Шушы бит инде зур бәхет! “Мин бәхетле! - ди ул үзе турында.- Сәламәтмен, рухым да, тәнем дә пакь. Сәламәтлегем булганга максатларыма ирешеп барам, Аллага шөкер! - дип кабатлый ул. – Яраткан улым-киленем, ике оныгым – зур байлыгым, бәхетем! Бер-беребезгә терәк, кирәк булып яшибез. Ярдәмгә килерлек, шатлык-куанычларны уртаклашырлык туганнарым, дусларым, хезмәттәшләрем бар. Бәхет ул – һәр туган көн өчен шатланып, сөенеп яшәү,” – дип тәмамлады ул сүзен.

Тәскирә Кәнзелгарифовнага ныклы сәламәтлек, алдагы көннәрдә дә бәхет-шатлыклар гына телибез.


Читайте нас: