Светлана Хәмитовна бөтен гомерен авыл балаларын тәрбияләүгә һәм укытуга багышлады. Аларның күбесе төнге учак янындагы җырларны, ихлас сөйләшеп утыруларны, кайчандыр ят җимеш булган татлы банан тәмен, туристик слетлар, тематик кичәләр, күп нәрсәгә өйрәткән һәм тәрбия биргән сыйныф сәгатьләрен онытмаячак. Аның география дәресләренә теләсә кайсы вакытта кереп була иде. Укытучының укучылар белән үзара гармонияле мөнәсәбәте һәрчак таң калдырды. География кабинеты да үрнәкле булды. Светлана Хәмитовна мәктәп коллективы белән политзанятиеләрне уңышлы алып барды. Озак еллар директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләде. Белемен дә, тупланган тәҗрибәсен дә үз эшчәнлегендә мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тырышты.
Ул, иң яхшы укытучы буларак, Башкортстан укытучыларының беренче съездында безнең районнан вәкил булды.
Авыл укытучысының фидакарь хезмәте урындагы һәм бөтенсоюз дәрәҗәсендәге күп кенә бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Гаиләдә ул йорт учагын саклау-чы булды. Озак еллар бергә тату гомер иткән каенанасын хөрмәт итте. Кызлары Әлфия әнисеннән һәм әтисе Тәлгать Газизҗанович Әгъзәмовтан акыл, матурлык, максатчанлык, эшчәнлек, намуслылык кебек иң яхшы сыйфатларны алган.
Оныклары Илдус белән Илдар нәнәйләренең җылы һәм ягымлы кулларын, тәмле итеп кыздырылган бәрәңгесен сагына. Кияве Азат Закирҗанович Хәбиров та әбисен зур хөрмәт белән телгә ала.
Светлана Хәмитовнаны күп планлы, бай эчтәлекле, җитди эше китапханәче Венера Сәхипзадиевна Гыйндуллина белән еш аралаштырды. Үз укучыларына ул әдәби китаплар гына түгел, журнал мәкаләләре, гәзит язмалары да тәкъдим итәргә тырышты. Венера Сәхипзадиевна карап торуга таләпчән, хәтта берникадәр кырыс күренсә дә, чынлыкта исә ихлас күңелле, ачык һәм ярдәмчел булды. Аның китап патшалыгында һәрвакыт тәртип һәм чисталык хакимлек итте. Китапханә «халкы» да хуҗабикәнең һәрвакыт аларны яклаячагын, җәберләтмәячәген белә. Ул китапларны вакытында ябыштыра, чистарта, яңарта иде.
Светлана Хәмитовна эш буенча мәктәпнең иң яхшы биологы Рәзинә Сәхипзадиевна Гәрәева белән еш очрашты. Экология, яшелләндерү, төзекләндерү мәсьәләләре аларның икесен дә борчый иде.
Рәзинә Сәхипзадиевна җитәк-ләгән мәктәп яны зур тәҗрибә участогы соклану уятты. Бер генә чүп үләне дә булмаган пөхтә түтәлләр парадтагы кебек бер рәткә тезелгән. Әлеге учас-токта карлыган һәм кура җиләге үз урынын алган. Сусыл алма белән сыйланырга, әчкелт сырганак җимешләрен дә татып карарга була иде.
Уңыш һәрвакыт мул булды, мәктәп ашханәсе ел буена яшелчә һәм кайнатма белән тәэмин ителде. Төрле төсле һәм купшы чәчәкләр участокның бизәге иде. Болар бар да Рәзинә Сәхипзадиевнаның гаять зур хезмәте нәтиҗәсе. Тикмәгә генә аны мәктәпне тәмамлаучы берәү кабинеты буенча күтәреп йөртмәгәндер. ...Бүлмәгә солдат формасында яшь кеше керә. Шатлыклы елмаеп, барысы белән дә исәнләшә, Рәзинә Сәхипзадиевнаны күреп, аның янына йөгереп килеп кочаклап ала һәм, кычкырган-көлгән тулы гәүдәле ханымны күтәреп, бүлмә буйлап алып китә. Сыйныф бүлмәсендәгеләр тыела алмый көлә башлый. Бу күз күрмәгән вакыйга була. Үз миссиясен үтәп, кызарып пешкән егет тиз генә саубуллашып чыгып та китә.
Апалы-сеңелле Рәзинә һәм Венера Чакмагыш районыннан иделәр, әмма бар гомерләрен Бакалы районы Иске Корыч авылы белән бәйләделәр. Сайлаган һөнәрләрендә зур казанышларга ирештеләр, уңышлы кияүгә чыктылар. Лаеклы балалар тәрбияләп үстерделәр, алар үз әти-әниләренең исемнәренә тап төшерми.
Светлана Хәмитовна Йосыпова, Рәзинә Сәхипзадиевна Гәрәева, Венера Сәхипзадиевна Гыйндуллина – чын укытучы булдылар. Исәннәр аларны онытмасын, яхшы сүз белән искә алсыннар иде.