+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 октябрь 2020, 11:41

Ышанычлы шофер

Районның һәр хуҗалыгында, оешмасында, предприятиесендә, һичшиксез, автотранспорт һәм аларга хезмәт күрсәтүче, төрле йөкләр ташу белән шөгыльләнүче шоферлар бар. Безнең «Партнер» кооперативы коллективында биш шофер эшли. Алар арасында Мөхәммәткәрәй Әбүдәрович Галимов та бар.

Шофер буларак аның хезмәт эшчәнлеге 1983 елда элекке «сельхозтехника»да башлана, ул анда ГАЗ-53кә шофер булып урнаша. Озак та үтми, М. Горький исемендәге колхоз рәисе Р.Ш.Шәрифуллин аны туган авылы Сакатка сөт ташу машинасын йөртергә чакыра. Анда Мөхәммәткәрәй Әбүдәрович 20 елга якын хезмәт куя. Аннары Төньякта эшли, әмма кече туган иле сагындыра, гаиләгә дә якынрак буласы килә. 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр ул туган районыбызда, башта - Бакалы сыр заводы коллективында, ә хәзер «Партнер»да шофер булып эшли.
Мөхәммәткәрәй Әбүдәрович үзен ышанычлы эшче, оста шофер, җаваплы, ярдәмчел һәм игелекле кеше, яхшы иптәш итеп танытты. Ул - һәрвакыт таяныч булырлык тәҗрибәле шоферларның берсе. Машинаның техник төзелешен бик яхшы белә, аны һәрвакыт карап тора, теләсә нинди ватылуны мөстәкыйль төзәтә ала. М.Ә.Галимов нинди эшкә алынса да, төгәл башкарып чыгачагын хезмәттәшләре белеп тора.
Ул үзенең һөнәри вазыйфаларына да җаваплы карый. Көн саен шәхси ихаталардан, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативларының товар-лыклы-сөтчелек фермаларыннан сөт җыю өчен рейска чыга. Михайловка, Бөгәбаш, Шуган, Чүмәлә-Катай, Мирзаит, Мостафа һәм башка авылларга йөри ул. Көн саен йөзләгән километрга кадәр юл үтеп, кооперативның җыю пунктына өч һәм аннан да күбрәк тонна сөт кайтара. Үз эшен төгәл, пөхтә башкара, коллективта да, халык арасында да ихтирам казанды. Иптәшләре һәм хезмәттәшләре Мөхәм-мәткәрәй Әбүдәровичның игелеклелеген һәм тыйнаклыгын, теләсә кайсы катлаулы ситуациядә үзенә хас юмор хисе белән дипломатик чыгу юлын табарга тырышуын билгели.
Хезмәттәшебез намуслы һәм вазыйфаларын төгәл башкаручы эшче генә түгел, искиткеч гаилә башлыгы да, аның янәшәсендә һәркемгә тыныч һәм уңайлы. Тормыш иптәше Зиләрә Фәнисовна белән ике кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр. Алар - әти-әниләренең горурлыгы, барысы да хезмәт сөючән, тәртипле, игелеклеләр. Галимовларны туган авылы Сакатта хезмәт сөючән гаилә буларак беләләр. Алар ихата тутырып мал-туар асрыйлар, сөт тапшыралар, авыл хуҗалыгы техникасы, җирләре бар. Аларның йорты һәм йорт яны территориясе - авылдашлары өчен үрнәк.
Республика көне алдыннан аның сөт хәзерләү һәм эшкәртү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте район хакимиятенең Мактау грамотасы белән билгеләп үтелүенә без бик шат. Хезмәттәшебез сыр ясау цехы ачылган көнне район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы А.Г.Андреев кулыннан бүләк алды.
Радик НӘБИЕВ,
кооператив рәисе.
Читайте нас: