+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 октябрь 2020, 12:22

Бер төбәктән, бер тамырдан без

МУРЗИН Рамил Рамазан улынын «Бер төбәктән, бер тамырдан без» дигән китабы дөнья күрде.

Куштирәк авылының 100 еллыгы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, районның 90 еллыгы белән туры килде. Кызганычка каршы, билгеле сәбәпләр аркасында, аларны олылыклап, халык җыеп үткәрергә, бәйрәм итәргә насыйп булмады.
Куштирәктә дә, Ык буеның башка авылларындагы кебек үк, юбилейга әзерлек алдан ук башланган иде. Җиңү көне алдыннан сугышта һәлак булганнар һәм Җиңү яулап кайтканнар, аны тылда якынайтучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Шулай ук Р.Р.Мурзинның «Бер төбәктән, бер тамырдан без» дигән китабы дөнья күрде.
АВТОР ТУРЫНДА
МУРЗИН Рамил Рамазан улы Куштирәк авылында укытучылар гаиләсендә туган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында уку елларын исәпкә алмаганда, бөтен гомере һәм хезмәт эшчәнлеге туган авылы һәм тарих һәм җәмгыять белеме укыткан мәктәп белән бәйле. Бары тик 1989-1990 елларда гына К.Маркс исемендәге колхозның партком секретаре, авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып сайланма вазыйфаларда эшләргә бүленеп тора. РФның Почетлы гомуми белем бирү хезмәткәре. Тормыш иптәше Рания Рәшит кызы белән кызлары Эльвира һәм Индираны тәрбияләп үстерделәр. Эльвира-табибә, Индира – юрист. Уфада яшиләр һәм эшлиләр.Дүрт оныклары бар.
БЕР ТӨБӘКТӘН, БЕР ТАМЫРДАН БЕЗ
Куштирәк авылы турында нәрсәдер белергә теләп Интернетка керсәң, түбәндәге белешмәне алырга була.
“Куштиряково (Куштирәк) село в Бакалинском районе, центр Куштиряковского сельского Совета. Расположено на р.Ик (приток р.Кама) в 40 км к Ю.-З. от райцентра и 85 км к Ю.-З. от ст.Туймазы. Колхозный центр - усадьба СПК им. М.Хасанова. Есть средняя школа, детсад, ФАП, ДК, библиотека. Основано между 1921 и 1924 г.г. на территории Белебеевского кантона. В 1925 г. было учтено 73 двора.” А.З.Асфандиаров.
Әммә менә шушы кыска гына белешмә артында бер гасырлык авылның бай тарихы, берничә буын кешеләренең язмышы ята. Куштирәктә һәм төрле тарафларда яшәүче якташларыбызның барысын да берләштергән изге төшенчәләр уртак: туган авыл, ата нигезе, күркәм традицияләр... Туган төбәгебездә булган вакыйгаларга күз салсаң, аларның җирле үзенчәлеккә буялып, бөтен ил тормышы белән үрелеп, ничә буын авылдашларның аларда катнашуын күрәсең.
Бу басманы язуның максаты, үткәннәрне барлап, авылыбызның матур традицияләрен дәвам итәрләр дигән өмет белән киләсе буынга мирас итеп тапшыру, вакыйгаларга, анда катнашкан шәхесләргә дөрес, объектив бәя бирү.
Кызганыч, бу эшкә иртәрәк, ныклабрак тотынырга кирәк булган. Чөнки авылыбызга нигез салынган еллардагы архив материаллары юк дәрәҗәдә, шул вакыйгаларның шаһитлары инде исән түгелләр. Икенчедән, вакыйгалар һәм шәхесләрнең барысына да урын бирү мөмкин түгел. Җибәрелгән төгәлсезлекләр, хаталар өчен алдан гафу үтенәм.
«ХОЗЕР ИЛЬЯС ИЛЕ»
Безнең авыл урнашкан урын гүзәллек төбәге. Авылны уратып алган таулар һәм урманнар, алардан челтерәп агып чыккан чишмәләр, боргаланып агучы Ык елгасы, яшел хәтфә белән түшәлгән аланнар, мул әрәмәләрдә үскән нәзек таллар, шомырт, балан агачлары, болын чәчәкләре үзләренә тартып торалар, тәнгә сихәт, җан тынычлыгы бирәләр.
Юкка гына бу матурлык күп кенә иҗат кешеләрен дәртләндермәгәндер. Танылган якташыбыз Нәҗип Асанбаев төбәгебезне “Хозер Ильяс иле” дип атаган. Шушы исемдәге эссесында Куштирәккә чираттагы килүен ул болай тасвирлый: “Саумы, саумы, Куштирәк! Ходай тәгәлә җир бүлгәндә өлешенә иң ямьле урын чыккан татар авылы. Берсеннән-берсе матуррак зур йортлар. Барысы да дип әйтерлек яшеллек эчендә утыра. Дөнья машина белән тулган заманда да авылга ямь биреп торучы яшел чирәмнең күркәмлеген югалтмаган киң урамнар. Кайда карама - җимеш бакчалары.
... Чынлап та, мин үземне гөл бакчасына кергәндәй хис иттем.”
БОРЫНГЫДАН КАЛГАН ЭЗЛӘР
Бай табигатьле җиребез ерак дәверләрдә үк кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Монда яшәгән кешеләрнең эзләре безнең эрага кадәрге чорга барып тоташа.
Төбәгебез борынгы истәлекләргә бай. Ул узган гасырның 60-80нче елларында ул археологларның “мәккәсенә” әверелде. Бу чорда галимнәр бик күп тарихи чыганаклар табып, аларны өйрәнделәр, фәнни басмаларга теркәделәр. Шул тарихи истәлекләрнең иң борынгылары бронза эпохасында яшәгән срубная (бура) культурасына карый. Мәетләрне бурага салып күмү йоласына бәйле бу культура шулай атала. Аларның каберлекләре һәм авыллыгы (селище) Куштирәкнең үзендә һәм авылдан бераз читтәрәк Сасыкүлгә таба табылды.
Бу халыкны безнең эрага кадәр II гасырда - безнең эраның IV гасырларында яшәгән пьянобор культурасы алыштыра. Күпчелек терлекчелек, шулай ук кәтмәнле игенчелек һәм ярдәмчел тармаклар: балыкчылык, аучылык, азык җыю белән шөгыльләнгән фин-угор кабиләләре оста һөнәрчеләр дә булганнар. Аларның зур осталык белән бронза, тимер, балчыктан эшләгән әйберләрен күреп сокланасың, гаҗәпләнәсең. Шушы кыйммәтле әйберләрнең кайберләре мәктәп музеенда да саклана.
Безнең эраның I - меңьеллыгының икенче яртысында төбәгебезгә Көнбатыш Себер, Урал артыннан мадьярларның (венгрлар) борынгы бабалары үтеп керәләр. 1975 елда Бакалы районына һәм Куштирәккә Венгриядән Будапешт университеты галимнәре Ласло Вакар һәм Габор Берецки килеп, халык иҗатын өйрәнеп, өлкән яшьтәге апаларны җырлатып, шигырьләр сөйләтеп, аларны магнитофон тасмасына яздырып, чиккән чигүләрен фотога төшереп киткәннәр иде. Күрәсең, алар борынгы ватаннарында, сөйләмдә, моңнарда, чигү орнаментларында таныш билгеләр эзләгәннәрдер.
Борынгы мадьярлар Көнбатышка киткәч, бәрәкәтле җиребезгә Көнчыгыштан төрки кабиләләр үтеп керә. Алда искә алып киткән мәҗүси кабиләләрдән аермалы буларак, бу төркиләр мәетләрне, кабергә әйберләр салмый гына күмәләр. Шулай булгач, аларда ислам дине тарала башлаган дигән фикер туа. Урта гасырларның өзлексез сугышлар барган хәвефле заманында яшәгән җирләрне, үз иминлекләрен саклап калу өчен бу ыруг-кабиләләргә кулларына корал тотып сугышырга туры килгән. Табигый каршылык булган текә тауларны кальга-ныгытмалар төзү өчен файдаланганнар.
Куштирәктән төньяк-көнчыгышка таба, өч чакрымнар тирәсе Кала тавы бар. Анда кайчандыр ныгытма булганлыкка шик юк. Чөнки Кала тавы дип аталган калкулыклар Башкортстанда дистәләгән һәм, галимнәр әйтүенчә, алар ныгытма-кальга булганнар. Моны халык риваятьләре дә раслый.

(Дәвамы бар.)
Китап бастыру - җиңел эш түгел. Күпме эзләнүләр, төзәтмәләр, сабырлык һәм нерв системасының тыныч булуы кирәк. Һәм менә авылыбызның, аның кешеләренең тарихы «Бер төбәктән, бер тамырдан без» дип исемләнгән китапта тупланган. Авторы - Куштирәк мәктәбенең тарих укытучысы Рамил Рамазан улы Мурзин. Өлкәннәрдән сорашып, архив белән эшләп, ул киләчәк һәм хәзерге буыннар өчен кирәкле китапны чыгара алды. Басманың тышкы өлеше дә матур. Анда язылган ерак елларда яшәгән кешеләр исән түгелләр инде. Китапта телгә алынган әби-бабайлар, апа-абыйлар турындагы якты хатирәләр аларга дога булып барып җитсен иде.
Хөрмәтле Рамил Рамазан улы! Хезмәтегез өчен барлык авылдашлар исеменнән зур рәхмәт Сезгә, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.
Ихтирам белән, хезмәт ветераны
Рәмзия РАЯНОВА.
Азнакай шәһәре.
Читайте нас: