+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 ноябрь 2020, 14:22

Таҗетдиновлар - хөрмәтле кешеләр

Мостафа авылында телгә алып мактарлык күп кенә гаиләләр яши. Шуларның берсе - авылның горурлыгы булган Тимерҗан Фазлый улы һәм Гөлүзә Нәҗип кызы Таҗетдиновлар гаиләсе.

Тимерҗан, Мостафа урта мәктәбен тәмамлап, тракторчыга укып чыга, армия сафларыннан кайтканнан бирле туган авылы Мостафада колхозда эшли. Ул - хуҗалыкның алыштыргысыз алдынгы тракторчысы, ышанычы, терәге. Алдынгы эшче буларак, Тимерҗан бик күп тапкыр кыйммәтле бүләкләр, төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ул кешеләргә ярдәмчел, шаян сүзле, җыр-моңны яратучы шәхес. Үзе дә бик моңлы, үзәк өздергеч, хисле итеп җырлар башкара.
Гөлүзә Нәҗип кызы белән сокланырлык итеп яшиләр, күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Гөлүзә киленебез дә Мостафаның абруйлы кешесе. Ул күп еллар дәвамында почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы булып хезмәт куя. Эшендә аны хөрмәт итәләр, ул - алдынгы хезмәткәрләрнең берсе. Күп тапкыр Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде. Авыл халкы, туганнары, якыннары Тимерҗан белән Гөлүзәне ихтирам итәләр, алар - ышанычлы дус, туган, күрше. Оештырылган өмәләрдә, авыл чараларында актив катнашалар. Тимерҗан һәм Гөлүзә туганнары белән яхшы мөнәсәбәттә, бертуганнары төп йортка кайтып, берсенә-берсе ярдәм итәләр. Шундый туганнарыбыз булу белән без чиксез горурланабыз.
Алар мине дә, әбисе Фәния Гыйззәт кызын да игътибарсыз калдырмыйлар. Авылда мин ялгыз яшим, балаларым кайта алмаганда, һәрвакыт миңа ярдәмләшәләр. Күп еллар инде җылы сыер сөте белән сыйлап торалар. Мең рәхмәт аларга!
Тимерҗан туганыбыз, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: син - көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел кеше! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыгызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне телибез, гаилә шатлыгы, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын! Тормыш иптәшең Гөлүзә белән икегезгә дә ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.
Фазлый җизнәй белән
Фәрхенисә түтәй
Җиде малай бүләк иткәннәр.
Бер гаиләдә алар барысы да
Эш сөючән булып үскәннәр.
Барысы да алар күмәкләшеп,
Гомерләрен дәвам итәләр.
Бер-берсенә ярдәм итеп,
Тормыш диңгезләрен кичәләр.
Тимерҗанның бәхете өчен
Авылыбызда үскән Гөлүзә.
Бер-берегезне хөрмәт итеп,
Барып җиттегез гомер көзенә.
Изге теләкләрен теләп
Кошлар сайраша болында.
Сәләмәтлек белән уңышлы эш
Насыйп булсын йөргән юлыгызда.
Тимерҗан белән Гөлүзәнең
Хөрмәтеннән барыбыз да
кәнәгать.
Шундый хөрмәтегез өчен
Бездән сезгә бик зур рәхмәт!
Рәкыйга ХӘМИДУЛЛИНА,
Мостафа авылы.
Читайте нас: