+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 ноябрь 2020, 14:37

Яшь укытучылар бүләкләнде

Башкортстан хакимияте яшь педагогларны авыл мәктәпләренә эшкә җәлеп итү буенча максатчан эш алып бара.

Башкортстан хакимияте яшь педагогларны авыл мәктәпләренә эшкә җәлеп итү буенча максатчан эш алып бара.
Узган ел яшь, перспективалы авыл педагогларына ярдәм итү өчен, республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров 600 мең сум күләмендә ел саен бирелүче 100 грант булдырган иде.
- Быел да бүләкләнүчеләр арасында безнең талантлы һәм перспективалы яшь укытучылар булуы куанычлы, - дип билгели район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Светлана Николаева. - Алар сигез. Өчесе – Бакалыдагы 2нче мәктәпнең инглиз теле укытучылары Алия Фәвиловна Кучумова, Алсу Дамировна Галиева, Бакалыдагы 1нче мәктәпнең математика укытучысы Светлана Федосеевна Гаврикова Уфа шәһәрендә Укытучы көненә багышланган тантаналы чарада төбәк Башлыгы Р.Ф.Хәбиров кулыннан сертификатлар алдылар.
Биш яшь укытучыга сертификатларны район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев Республика көненә багышланган тантанада тапшырды. Махсус грантларга математика укытучылары - 1нче мәктәптән Наталья Михайловна Гыйбадуллина, 2нче мәктәптән Руслан Мирхәтимович Арсланов, Ленар Рәшәтович Садрыев, Иске Костей мәктәбе укытучысы Лилия Фидусовна Табатадзе һәм Токберды мәктәбенең тарих укытучысы Денис Николаевич Каменев ия булдылар.
Читайте нас: