+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 ноябрь 2020, 13:06

Корчай авылында стела куелды

Корчай авылында тантаналы рәвештә стела ачылды, анда дәһшәтле сугыш юлларын үтеп, яу кырында ятып калган якташларның, Җиңү алып кайткан һәм тыныч тормышта вафат булганнарның исемнәре мәңгеләштерелде.

Авыл өчен бу дулкынландыргыч чара турында Корчай авылы клубының мәдәни оештыручысы Надежда Пятибратова сөйли.
Авыл халкы Корчайда хәтер урыны – һәркем горурланыр һәм ата-бабаларыбызның батырлыгы алдында баш ияр урын булсын өчен күп көч куйды.
Стеланы ачу мактаулы хокукы Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Гөлгенә Мәхмүтовна Васильевага һәм сугышта катнашучы Г.И.Спиридоновның тол хатыны Лидия Степановна Ивановага бирелде.
Ветераннарның башлангыч оешмасы исеменнән Марат Зәкиевич Нәбиев игелекле эштә - стела төзүдә катнашканнарның барысына рәхмәт белдерде. И.А.Купцова хатирәләре белән уртаклашты һәм Ржев янындагы авыр сугышларда бик күп гомерләр өзелүе турында сөйләде.
Якташларыбыз, бөтен халык кебек үк, Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча сугыштылар, тылда фидакарьлек күрсәттеләр, фронт өчен, Җиңү өчен бар көчләрен бирделәр. Фронтка 130дан күбрәк корчайлы китә. 80нән артыгы әйләнеп кайтмый кала. Әниләре, хатыннары, балалары аларны инде башкача беркайчан да күрә алмаган. Алар безгә иң кыйммәтлесен - тынычлык бүләк иткән солдатлар. Алар - исемнәре стелага язылган иң газиз һәм кадерле кешеләр.

Без үзебез, Корчайдан чыгучылар, якташлар, уртак көч белән стела куюны оештыру эшендә катнаша алдык. Апрель аенда ук эшкә актив керештек. Якташлар белән элемтәгә чыктык, тыл эшчәннәре, сугышта катнашучыларның туганнары янында булдык, сугышта катнашкан якташларыбыз турында мәгълүмат тупладык, һәлак булганнар һәм Җиңү яулап кайтучылар исемлеген тулыландырдык.
Шулай ук рәхмәтле Корчай авылы халкы исеменнән тыл эшчәннәренең исемнәре язылган мемориаль такта урнаштырылды.
Корчайлылар исеменнән күрсәтелгән финанс ярдәм өчен район хакимиятенә, булышлык күрсәткән һәркемгә, стеланы төзүдә актив катнашкан авыл халкына зур рәхмәтемне белдерәм.
Клуб янында изге урын уртак горурлыгыбыз булды. Без, авыл халкы, аны тәртиптә тотарга, биредә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре алып барырга тиеш.


Читайте нас: