+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 ноябрь 2020, 16:05

Актуаль мәсьәлә – район башлыгы контролендә

Район хакимиятендә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышы булды

Район хакимиятендә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышы булды. Аны район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев алып барды. Конференцэлемтә режимында кайбер хезмәтләр - Роспотребнадзор, Бакалы район үзәк дәваханәсе, Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге вәкилләре мәгълүмат бирде.
Районда рейд эше көчәйтелә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, күпчелек очракта битлек режимы районда үтәлә, әмма дезинфекция режимы җитди игътибар таләп итә. Кисәтү чаралары шулай ук полиция линиясе буенча да үткәрелә, хокук сакчылары халык белән әңгәмәләр үткәрәләр, хокук тәртибен бозучыларга административ протокол төзиләр, бер атна эчендә алар җидәү төзелде. Икътисад бүлеге, хакимиятнең социаль блогы белгечләре шулай ук учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә ковидка каршы инспекторлар эшчәнлеге, керү фильтрын оештыру, хезмәткәрләрнең термометриясе һәм башкалар буенча тикшерүләр үткәрә.
Штаб кабул иткән карарлар арасында бүген - Бакалы районы территориясендә барлык мәдәни-күмәк, спорт чараларын туктатып тору. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә төп чаралар арасында - барлык таләпләрнең үтәлүенә административ контрольне катгыйландыру. Гомуми файдаланудагы урыннарны профилактик йогышсызландыруга да аерым игътибар бирелергә тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк.
Читайте нас: