+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 ноябрь 2020, 12:42

Каникуллар файдалы үтте

Озакка сузылган көзге каникулларны Куштирәк урта мәктәбе укытучылары укучылар өчен файдалы, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен зур тырышлык салды. Алар өчен спорт һәм сәламәтләндерү юнәле-шендәге «Сәламәт балачак» онлайн-лагере оештырылды.

Лагерьда көн иртәнге зарядкадан башланды. Укучылар, интернет челтәренә тоташып, физкультура укытучысы И.Ә.Шәйдуллин тарафыннан әзерләнгән гимнастика күнегүләре ясадылар. Әдилә Газизова, Камилла Кәримова, Гөлзирә, Рәнис Гарифуллиннар, Алия Хәйруллина иртәнге зарядка вакытында ясалган фотолары белән бер көн дә калмый бүлештеләр. Иртәнге аштан соң тәрбиячеләр көн тәртибе белән таныштыр-дылар.
Беренче эш итеп онлайн-лагерьның девизын сайлау буенча конкурс оештырылды. Илзирә Шәйдуллина һәм Розалия Шәрипова тәкъдим иткән «Сәламәтлегебез үз кулыбызда» девизы иң күп тавыш жыйды.
Һәр көнне укучылар төрле онлайн-занятиеләрдә катнаштылар - видеодәресләр, кызыклы мультфильмнар карадылар, логик фикерләүне үстерүче мәсьәләләр чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар төзеделәр, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Нәзирә Шәйдуллина, Мәрьям Кәлимуллина, Анастасия Гусева, Айназ Шәйдуллин аеруча актив булдылар.
Һава торышы яхшы торганга, саф һавада күптөрле занятиеләр үткәрелде. Күңеллене файдалы белән яраштырып, балалар саф һавада йөрүне әти-әниләренә ярдәм итү белән аралаштырдылар. Диләрә Камаева, Залина, Әмир Вәлиевлар, Эмилия Гатина, Эльвина һәм Эвелина Хәсәновалар, Надир Кәлимуллин, Роман Кашапов фотолары белән һәрдаим бүлешеп тордылар.
Әти-әниләр дә балалар-ның көн тәртибен җентекләп күзәтеп бардылар, үзләре дә балалары белән төрле эшләр башкардылар, кызларга әниләре аш-су серләрен өйрәтте. Бу темага багышланган фотолар белән Кашапова Ксения теләп бүлеште.
Кызыксындыру чарасы буларак, актив катнашкан укучыларга грамоталар, медальләр тапшырылып торды.
Лагерь, онлайн тәртип-тә үткәрелсә дә, бик җанлы, актив эшләде. Барлык укучыларга, аларның әти-әниләренә - актив катнашулары, лагерь начальнигы Чулпан Шәриповага, тәрбияче Айсылу Авзалиевага, тренер Илназ Шәйдуллинга лагерь эшен югары дәрәҗәдә оста оештырулары өчен зур рәхмәт.
Гөлүсә ХӘБИБУЛЛИНА,
укытучы.
Читайте нас: