+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 ноябрь 2020, 19:24

Волонтерлар ярдәмгә килә

Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик хәл сәбәпле, «Без бергә» волонтерлык штабы үз эшен башлап җибәрде, ул мохтаҗларга, шулай ук тулы изоляциядә калган ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә.

Хәзерге вакытта, республика Башлыгы Р.Ф.Хәбировның яңа Указы нигезендә, 10-30 ноябрьдә (бу көнне дә кертеп) 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авырулары булган кешеләр өчен 11сәгатьтән 13 сәгатьтә кадәр, азык-төлек, дарулар сатып алу, финанс оешмаларына һәм элемтә салоннарына мөрәҗәгать итү очрак-ларыннан тыш, мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәндә, бу аеруча мөһим. Бу вакыт күпләр өчен җитәрлек түгел, яки төрле сәбәпләр аркасында кайберләренең мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеге юк. Шул вакытта ярдәмгә волонтерлар килә.
Волонтерлар исәбендә файдалы һәм игелекле эшләр бик күп. Алар азык-төлек, дарулар сатып алганда ярдәм итәләр, коммуналь хезмәтләр өчен түли, дәваханәдән рецептлар ала һ.б. Волонтерлар барлык үтенечләрне дә җиренә җиткереп һәм тиз башкарырга тырышалар. Бүгенге көндә безнең штабта 30га якын волонтер, алар барысы да студентлар һәм эшләүче яшьләр. Сафларыбызның яңа волонтерлар белән тулылануына без каршы түгел.
Өлкән яшьтәге, хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикле гражданнарга ярдәм итәргә теләсәгез, сезгә 16 яшьтән 50 яшькә кадәр булса, 8 (34742) 3-18-00 телефоны буенча волонтерлар штабына мөрәҗәгать итегез (автотранспорт булу хуплана). Шушы ук номер буенча ярдәмгә мохтаҗ һәркем безгә мөрәҗәгать итә ала.
Эльвира ФӘТТАХОВА,
яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы.
Читайте нас: