+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 ноябрь 2020, 12:25

Вирустан ничек сакланырга?

Диетолог иммунитетны ныгыту өчен өч мөһим витаминны атаган.


Витаминнарга бай булган ризыкларны куллану кешенең иммунитетын ныгыта һәм төрле авырулар белән көрәшергә булыша. Танылган Кливленд клиникасыннан диетолог Джулия Зумпано нинди витаминнар сәламәтлек өчен аеруча мөһим булуы турында аңлата. Бу хакта UfacityNews.ru яза.
Иммун системасына иң көчле тәэсир итүче витаминнарның берсе — С витамины. Бу матдә җитмәсә, кеше организмы авыруларга еш бирешә. Әфлисун, грейпфрут, мандарин, җиләк, борыч, шпинат, кәбестә һәм брокколи кебек яшелчә-җимешләр С витаминына бай.
Иммунитетның биохимик реакциясенә ярдәм итү өчен В6 витамины кирәк. Ул тавык, балык, яшел яшелчәләрдә һәм нутта бар. Витамин Е, шулай ук, организм өчен бик кирәкле, ул инфекцияләр белән көрәшергә булыша. Бу витамин төрле чикләвекләрдә, орлыкларда һәм шпинатта күп саклана.

Читайте нас: