-6 °С
Болытлы
«Бу авыр кичерешләрне үзем дә йөрәгем аша үткәрдем: 5 ел элек әтием яман шештән чирләде. Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы кебек федераль структураларда эш тәҗрибәм булгач, яман шеш белән җәфаланучы авыруларга нисек ярдәм итәргә беләм. Минең «Онкомаяк» дигән проектым бар. «Маяк» яман шеш белән авыручылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча оешманың 8-800 302 90 45 телефоны аша Кайнар линиягә шылтыратып, мәгълүмәти ярдәм алырга мөмкин. Белгечләр кемгә мөрәҗәгать итергә, нәрсә эшләргә, табип-онкологның фикерен ишетергә, юридик һәм психологик яярдәм алырга булышачаклар»,— ди Әнүзә Мурзабаева, ««Саумы!» яман шеш белән авыручы пациентлар ассоциациясы җитәкчесе, «Маяк» яман шеш белән авыручылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча оешма директоры.