+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 ноябрь 2020, 15:15

Башкорт бавырсагы «Россия тәме» конкурсында катнаша

«Россия тәме» төбәк брендларының Беренче Милли конкурсына Башкортстаннан 26 гариза җибәрелгән. Идел буе федераль округыннан барлыгы – 100 катнашучы теркәлгән.

Күпчелек «тәм-том», «ит», «сөт продуктлары» категорияләрендә көч сынашачак. Конкурста үзенең бавырсагы белән Федоровка районының "Бүләк" АХКсы катнаша. Бавырсак – оннан әзерләнгән милли баллы татлы ашамлык, бу фритюрда кыздырылган камыр кисәкләре. Шунысы кызык, фритюр өчен эре терлек мае — терлекчелекнең өстәмә продукты, эретелгән май кулланылган. Шулай ук бәйгедә Бөрҗән чолык балы, башкорт крем-балы, корот, чи киклеш какланган каз ите, талкан, страусның киптерелгән ите, Караидел үләннәре, сырлар, минераль су кебек брендлар катнаша. 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халыкөчен тавыш бирү оештырыла, һәм төбәкләрдә яшәүчеләрнең катнашуы да комиссия тарафыннан исәпкә алыначак. Җиңүчеләр декабрьдә аталачак.
Башинформ
Фото: https://panoramarb.ru/
Читайте нас: