+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 ноябрь 2020, 11:50

«Башкорт Есенины» Мияссәр Басыйровка иртәгә 90 яшь тулган булыр иде

Башкорт шагыйре һәм прозаигы Мияссәр Мәсәгут улы Басыйров үзен Бакалы районының яшьтәше дип атаган, ул үзеннән соң яхшы китаплар һәм матур исем калдырды.

М.М.Басыйров 1930 елның 25 ноябрендә Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. Иҗат юлына басканчы, Мияссәр Басыйровка өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килә. Ир-егетләр Ватанны немец-фашист илбасарларыннан якларга киткәч, яшүсмер колхоз кырларында буразналар яра. Көзнең суык көннәрендә, тылда Җиңүне якынайту өчен көрәш барганда, яшьтәшләре белән ул көнне төнгә ялгап молотилкада эшли. Мәктәпкә бер елга иртә керә, һәм 1941 елда бишенче сыйныфны тәмамлый. Унбер яшендә «Совет» колхозында беренче бригада бригадиры булып эшли башлый.
1948 елның көзендә Мияссәр Басыйров туган авылыннан Иркутскига китә һәм ФЗОга укырга керә. Шахтада эшли. Җир астында яки өстә эшләгән елларын искә алып, халык җырларының һәрчак исендә булуы, туган ягын ничек сагынуы турында сөйли торган була. Ул туган Башкортстан ягына киткән поездларны моңсуланып озата, кайтканда каршы ала. Забойга төшкәндә дә, күңелем күккә ашкына, болытлардан биегрәк очарга телим, дип яза очучы булырга теләгән Мияссәр.
Тиздән ул Уфага кайта һәм Башкорт дәүләт театр-художество училищесына (хәзер Уфа сәнгать училищесы) укырга керә. Кызганычка каршы, аның өчен авиациягә ишекләр яше буенча ябылган була инде. Укуын тәмамлагач, ул республика радиокомитетында, «Совет Башкортстаны» гәзите, «Һәнәк» сатирик журналы редакцияләрендә, Башкортстан Язучылар берлеге аппаратында эшли.
«Табигатьтә төрле чәчкә төрле вакытта ачыла. Туган якларына һәр кош шулай ук үз вакытын, үз мәлен белеп кайта», - ди шагыйрь шигырьләренең берсендә. Мияссәр Басыйров поэзиягә үз вакытында килә һәм кыска гына вакыт эчендә үзен талантлы әдәбиятчы итеп таныта. Аның «Мин синеке, тормыш!» (1965), «Бөркет күтәрелер үргенәм» (1968), «Йөрәгем – гомер сәгатем» (1976) шигырьләр җыентыклары басылуы республиканың мәдәни тормышында сизелерлек вакыйга булды.
Якташыбызның шигырьләрендә ерак юл шау-шуы һәрвакыт туган җиргә карата дулкынландыргыч һәм назлы мәхәббәт белән ассоциацияләнә. Әниләр, кече Ватан турындагы әсәрләрендә шагыйрь зур һәм кече дөньяның мөһим проблемалары турында сөйли, якыннарына карата яшерен хисләр һәрвакыт кешелек дөньясына мәхәббәт белән тыгыз гармониядә тора. Теленең метафоралылыгы һәм гаҗәеп образлылыгы Мияссәр Басыйровка ачык, кабатланмас шигъри картиналар иҗат итү мөмкинлеге бирә.
Аның иҗаты уңышлы була. 1968 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Элеккечә авылын, әнисен (Тайбә әби), дусларын, туганнарын бик ярата. Һәр кайтуында ул, һичшиксез, якташлары белән балачак чишмәләре, урман һәм яраткан Сөн елгасы буена бара. Балык тотарга, учак янында утырырга, балык шулпасы пешерергә ярата. Һәрвакыт сөйли, таң атканчы сөйли торган була. Замандашлары Мияссәр Басыйровны туры сүзле дип искә ала, уйлаганын ярып салган. Әмма дуслыкта ул ышанычлы һәм тугры булган, аны хезмәттәшләре һәм дуслары бик яраткан.
Гомере генә бик кыска була - Мияссәр Мәсәгут улы 53 яшендә вафат була. Шагыйрьнең кыска, әмма чагу тормышы замандашларының иң яхшы сыйфатларын гәүдәләндерә, ул киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Аның шигырьләренә вакыйгалар драматизмына оста үрелгән нечкә лиризм хас. Каләмдәшләре аның турында «Башкорт Есенины» дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Туган авылы халкы һәм мәктәп укучылары шагыйрь Мияссәр Басыйров истәлеген кадерләп саклыйлар. Мәктәп музеенда танылган якташыбызга багышланган махсус стенд бар. Ә үзе туган Иске Балыклы авылының иң матур үзәк урамы аның исемен йөртә.
Йөрәгем-
гомер сәгатем
Йөрәгем-гомер сәгатем
Коелган көмешләрдән,
Ябырылганда да давыллар,
Тукталмый йөрешләрдән.
Ал да белми, ял да белми,
Ашкына да ашкына,
Яшьли ашкынган йөрәккә
Баш булалмый баш кына.
Ашкына ул ашыр булып,
Тауларның үркәченә,
Хушлаша бер генә тынга,
Тауны таң үпкәч кенә.
Ашкына ул аккошларга
Кайтыр юллар түшәргә,
Давылда калган көймәнең
Ишкәкләрен ишәргә.
Сибелә ул яңгыр булып,
Чүлләр кичкәндә ирләр,
Җиләс җилләр булып исә,
Тамганда биттән тирләр.
Уң кулы ул уңганнарның,
Канаты - ялгызларның,
Юанырга моң-сазы ул
Сагышы, зары барның.
Йөрәгем - ярсу сәгатем..
Беләм, тынар ул да бер,
Ашкынулы йөрәк белән
Бер яшнәвең - бер гомер.

1976 ел.
Читайте нас: