+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 ноябрь 2020, 14:45

Елның иң яхшы преподавателе билгеләнәчәк

Республика конкурсы быел онлайн-форматта уза.


23-30 ноябрьдә республиканың һөнәри белем бирү оешмалары арасында “Елның иң яхшы преподавателе-2020” конкурсының республика этабы узачак.

Республика конкурсының максаты — Башкортстанның талантлы, иҗади эшләүче һөнәри белем бирү учреждениеләре педагогларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү.

Әлеге бәйге укытучыларның һөнәри һәм шәхси үсешен камилләштерүгә, инновацион педагогик технологияләрне гамәлгә ашыру буенча педагогик хезмәткәрләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен таратуга юнәлтелгән.

Конкурсны Мәгариф һәм фән министрлыгы, Һөнәри белем бирү оешмалары директорлары советы, Башкортстан Республикасының Һөнәри әзерлек үзәге.

Республика конкурсын ачу тантанасы кысаларында төбәк этабында катнашучылар, жюри әгъзалары тәкъдим ителде. Хәзер катнашучыларга “Электрон портфолио”, “Урта һөнәри белем бирү системасында киләчәк педагогы”, “Воркшоп (һөнәри остаханә)”, “Һөнәргә биш адым” һәм “Минем илем – минем Русия” дигән конкурс сынаулары узарга туры киләчәк.

Конкурсның республика этабы җиңүчеләре, призерлары һәм номинантлары Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: