+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 ноябрь 2020, 14:53

Республикада елга пароходчылыгына җитди игътибар бирелә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә республиканың елга пароходчылыгына багышланган язмасын бастырган.


"Икътисади кризиска карамастан, дөньяда елга пароходчылыгына ихтыяҗ зур һәм ул табышлы тармак булып кала. Бу аңлашыла да, чөнки ул йөкләрне ташуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе: монда үзкыйммәт түбән, экологик яктан чиста, кече елгалар буйлап товарны зур эшчәнлек җәелдерелгән районнарга ташу мөмкинлеге дә бар.

Кызганычка каршы, республикада елга флоты 2017 елда, «Башкортстан елга пароходчылыгы»н банкрот дип таныгач, үтерелде диярлек. Ә гомумән, берничә ел дәвамында елга транспортын саттылар, исәптән төшерделәр һәм үтилләштерделәр. Бердәнбер гамәлдә калганнарының берсе - суднолар төзү заводы. Ул да авыр хәлдә.

Хәзер без барысын да төзәтергә тырышабыз. Елга пароходчылыгын реанимацияләргә телибез. Моның өчен ресурслар бар. Предприятиене көчәйтеп, аны «Уфа елга порты» һәм «Уфа порты» белән берләштерәчәкбез. Төбәкнең ком, гравий, вак таш, техник тоз һәм башка йөкләр чыгару һәм ташу күләмен арттыру мөмкинлеге бар. Предприятиенең табышы һәм үз флотын модернизацияләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Соңрак ягулык-заправка причалын да төзеп булачак.

Без аңлыйбыз, елга транспорты үсеше - безнең төбәк икътисады үсешенең мөһим юнәлешләренең берсе. Һәм безгә хәзер җитми торган бердәнбер нәрсә - тәртип. Димәк, аны мөмкин кадәр тиз һәм нәтиҗәле итеп тергезәчәкбез", - дип язган ул.

Фото: Андрей Назаров сәхифәсеннән
Читайте нас: