+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 ноябрь 2020, 13:39

Башкортстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумын 4 сумга күтәрәчәкләр

Төбәк парламенты депутатлары моның өчен тавыш бирде.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары 26 ноябрьдә пленар утырышта республикада пенсионерлар өчен яшәү минимумы турындагы законга үзгәрешләр керттеләр.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры һәм гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренә караганда, төбәкләр ел саен эшләмәүче пенсионерлар өчен пенсиягә социаль өстәмә билгели. 2021 елда Башкортстанда яшәү минимумы 8445 сум тәшкил итәргә тиеш булган, әмма Россия Хезмәт министрлыгы киләсе елга минималь күрсәткечне 8449 сумга кадәр арттырган. Шуңа күрә тиешле үзгәрешләрне республика законына кертергә кирәк.
"Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Башкортстанда мондый ташламадан 121 меңнән артык граждан файдалана, һәм 1952 сумга өстәмә түләү хокукы ала», — дип өстәде ул.
Депутатлар Законны тулаем кабул итте.
АиФ-Уфа
Фото из открытых источников
Читайте нас: