+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 ноябрь 2020, 12:04

23 район укучылары көндезге уку форматына күчә

Башкортстанда укучыларның арытаба ничек укуы хәл ителде.



Бүген республика оператив штабы утырышында 6-10нчы сыйныф укучылары өчен дистанцион укытуны 6 декабрьгә кадәр озайту турында карар кабул ителде. Мәктәп укучылары 1-5нче сыйныфлар, шулай ук унберенче сыйныф укучылары элеккечә көндезге укуда шөгыльләнәчәк.
Башкортстанда аз комплектлы мәктәпләрнең барлык сыйныфлары өчен дә гадәти эш режимы саклана.
Шул ук вакытта республиканың 23 муниципалитетыннан барлык сыйныф укучылары көндезге уку форматына күчәчәк, аларда коронавирус таралу коэффициенты 0,5 проценттан артмый.
Болар — Әбҗәлил, Архангель, Баймак, Балакатай, Белорет, Благовар, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Дуван, Зилаер, Иглин, Караидел, Кырмаскалы, Кыйгы, Мәчетле, Нуриман, Салават, Учалы, Хәйбулла һәм Чакмагыш районнары, шулай ук Сибай һәм Межгорье мәктәпләре укучылары.
Читайте нас: