+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 ноябрь 2020, 20:22

Бавыр торты

Ингредиентлар: Бавыр- 700гр Суган- 2 данә.

Ингредиентлар:
Бавыр- 700гр
Суган- 2 данә.
Кишер- 1 шт
Йомырка- 2 данә.
Сөт - 150гр.
Разрыхлитель- 0,5 ч.к.
Тоз-борыч.
Он 4-5 аш к.
Майонез.


Эш тэртибе:
Бавыр белән бер суганны иттарткычтан чыгарырга.
Бавырга йомырка, сөт, разрыхлитель, тоз-борыч, он салып, коймак куелыгында камыр тугларга.
Майланган табада уртача зурлыктагы коймаклар пешереп алырга.
Суганны турап, кишерне уып кыздырырга. Суынгач 1-2 аш калагы майонез салып болгатырга.
Бавыр коймакларына эчлекне ягып, 5-6 катлы итеп өяргә, бизәргә.


Ашларыгыз тәмле булсын!


Автор: @khaievagulnaz
Фото: ачык чыганаклардан
Читайте нас: