0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 ноябрь 2020, 20:03

Күңел җылысын - балаларга

Районда озак еллар дәвамында күп балалы әниләрне «Ана даны» медале белән бүләкләү традициясе яши. Исегезгә төшерәбез, бу югары бүләк Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы нигезендә тапшырыла, һәм аның белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан гына түгел, аларны лаеклы кешеләр, үз иленең чын патриотлары итеп тәрбияләүче иң яхшы хатын-кызлар бүләкләнә. Бүгенге көндә районда 132 әни «Ана даны» медале белән бүләкләнде.

Ана көне алдыннан бу олы бүләккә районның тагын ике әнисе - Яңа Илек авылыннан Маргарита Зәбировна Батраева һәм Бакалы авылыннан Анджела Николаевна Войнилович лаек булды. Алар икесе дә балалар тәрбияләүне төп бурычлары дип саный.
Хатын-кызларны хөрмәтләү тантанасы район Мәдәният сараеның кече залында узды. Күп балалы әниләрне гаилә хезмәте җитәкчесе Г.А.Фәхруллина, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы О.А.Ефимов җылы сәламләделәр. Үз чыгышларында алар җирдә ана хезмәтеннән дә бөегрәк һәм гаилә учагын саклап калудан да зуррак миссиянең булмавын билгеләп үттеләр. Гаилә - ул иң мөһиме, ә күп балалы гаилә - икеләтә бәхет. Алар хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар, аларның батырлыклары белән соклануларын белдерделәр, бу гаиләләрдә әти-әниләр үз мисалларында балаларда хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт, игътибарлылык һәм игелеклек тәрбияләвен билгеләделәр.
Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре чыгышы чарага аерым тантана һәм матурлык өстәде. Рәмилә Мусакаева, Татьяна Рыцева, Рөстәм Ханнанов, аккомпаниатор Динар Юнысов, алып баручы Алия Хәйбрахманова бәйрәмне истә калырлык, чагу һәм матур үткәрделәр.
Бу көнне Әниләр көненә бүләк һәм чәчәк бәйләмнәрен шулай ук лаеклы алты хатын-кыз алды, алар әниләр, гаилә учагын саклаучылар һәм хезмәткәрләр ролен уңышлы яраштыралар.
Читайте нас: