0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 ноябрь 2020, 21:32

Дөньядагы иң якын кеше

Минзилә МӨХӘММӘДИЕВА дөньядагы иң якын кешесе, Сəлимə Госмановна Вəлиева турында яза

Минзилә МӨХӘММӘДИЕВА дөньядагы иң якын кешесе, Сəлимə Госмановна Вəлиева турында яза
Әни... Әнием... Инәки. Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу сүз! «Әни» дип дәшә алу - үзе зур бәхет ул. Без - дөньяда бик бәхетле балалар, чөнки янәшәбездә безнең өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгыбызны уртаклашучы, кочагына сыенганда: ”Кызым, улым, йөрәк җимешем!” - дип иркәләп эндәшүче газиз әниебез бар.
Моннан 80 ел элек, Наратлы авылында авыр сугыш башланган чорда дөньяга аваз салган сабый 3 абый, 1 апасы янында иркә сеңел булып үсә алмый. Сугыш башланган көннәрдә үк фронтка киткән әтиләре хәбәрсез югала. Әниләренә 5 бала кала алар. Рәхәтләнеп уйнап, назланып үсә алмаган сабыйлар, тормышка теш-тырнаклары белән ябышып, яшәргә көч җыялар. Берсеннән-берсе уңган егетләр, чибәр кызлар булып үсәләр. Үз тормышларын корып балалар тәрбияләп үстерәләр. Тормыш булгач, төрле авырлыклар күрергә туры килә. 49 яшендә тол калып, 4 баласын аякка бастыра. Бүгенге көндә 8 оныгының яраткан әбисе ул безнең инәки.
Әгәр без бүген зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, кояшлы җылы яңгырларга, түбәләрдән тып-тып итеп тамган көзге тамчыларга карап сөенәбез икән, без моның өчен инәкигә бурычлы. Чөнки ул - безгә бу матур дөньяны бүләк итүче, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә безне үстерүче. Димәк, алар – безне яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.
“Җәннәт - аналарның аяк астында,” - диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше - баласы өчен кайгырып яши. Үз чиратыбызда, без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләрендә беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.
Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Синең юбилеең. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юк.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам” дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәте, җан җылысын сүрелдерми, күңел нурын сүнмермичә без, балаларыңа, яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Балалары исеменнән
Минзилә МӨХӘММӘДИЕВА.
Азнакай районы, Татарстан.
Читайте нас: