+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 ноябрь 2020, 22:17

Владимир Путин Иминлек советы утырышын уздырды

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Киңәшмәнең төп темасы компьютер хәвефсезлеге өлкәсендә җинаятьчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру булды.

Шулай ук, анда Русия тынычлык урнаштыручыларның эшчәнлеге һәм Карабахта гуманитар миссиянең эше турында фикер алыштылар. Бу контекстта Президент киңәшмәдә катнашучыларга Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан Премьер-министры Николай Пашинян белән булган телефон элемтәләре турында мәгълүмат бирде.

Шулай ук, анда Русия эчендәге социаль-икътисади көн тәртибендәге төрле актуаль мәсьәләләр дә каралды.


Фото: Кремлин Ру сайтыннан
Читайте нас: