+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 декабрь 2020, 23:36

Кабак бөккәне

Кабак бөккәнен, гадәттә, әче камырдан әзерлиләр.

1 кг онга:400-450 г су яки сөт30-40 г чүпрә2-3 йомыркатәменчә тоз50 г шикәр комы15 г сыер маеЭчлек өчен:35 г дөге20-25 г пешмәгән тары ярмасытәменчә шикәр комытәменчә тозКабакның кабыгын чистарталар, эчен алалар һәм вак итеп, шакмаклап турыйлар.Туралган кабакка тоз сибәләр һәм кул белән уалар.Иләккә салып, 20-30 минут суын саркыталар.Дөгене суга салып бүрттерәләр.Кабак, тары ярмасы, дөгене бергә кушып бераз шикәр комы, эретелгән май сибеп, бөтенесен бергә кушалар.Бөккәнгә тары ярмасын салмасаң да була. Салмаган очракта дөгене бераз күбрәк салырга мөмкин.Әзер камырдан бөккән өчен артык зур булмаган кисәкләр алалар һәм бик юка итмичә җәяләр.Әзер җәймәләргә эчлек салалар һәм ярым ай рәвешенә китереп, тоташтырып чыгалар.Бөккәнне майлы табага тезәләр, өстен тугланган йомырка белән майлыйлар һәм 180 градуслы газ мичендә 30 минут пешерәләр.
Чыганак: https://vk.com/tatarshlari
Фото: https://yandex.ru/images
Читайте нас: